Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сердәш» ләр тагын серләште (+фоторепортаж)

“Сердәш” клубы күптән түгел яңа елга кадәр туганнарның туган көннәрен билгеләп үтте. 

Уйнап-көлеп, күңел ачып үткәрдек бәйрәмне. Өлкәннәребез яшьлеккә кайткан күк булдык дип сөенделәр. 
Ә  февраль ахырында  районыбызның күренекле шәхесләре, шагыйрәләребез -Фәридә апа Шакирова һәм Мәгьмүрә апа Хөрмәтуллина белән очрашу үткәрдек.

 Кичә сәхнә ветераныбыз Фәния апа Әшрәфҗанованың матур җыры белән башланып китте. Китапхәнәче Хәлимә Зарипова шагыйрәләребезнең тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырды.Сүз кунакларга бирелде.Фәридә апа үз чыгышында Яңгул кешеләренең киң күңелле, кунакчыл булуларын, очрашуга бик теләп килүләрен әйтеп узды. Аннан соң үзенең шигырьләрен укыды. Аның шигырьләре искиткеч тирән эчтәлекле, мәгьнәле, уйландыра торган. Ул укыганда барыбыз да балачакка да, авыр сугыш елларына да кайтып килгәндәй булдык.Фәридә апаның тагын бер кат гадилегенә, эчкерсезлегенә сокландык, чын шагыйрә икәненә инандык. Ул әле иҗаттан тыш бакчачылык белән дә шөгелләнә икән бит. Аңа күп төрле сораулар бирелде һәм ул бик теләп үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Янгулны һәм аның кешеләрен сагынып,зур хөрмәт белән искә алучы, Янгул килене Мәгьмүрә апа Хөрмәтуллина шигырьләрен укыганда күңел урыныннан купты, күзләргә яшь килде, тыңлап-тыңлап та туя алмадык без аның шигырьләрен.Һәрберсе йөрәк түреннән ургылып чыккан, хис белән язылган.Чын итеп  рольгә кереп укыганда аның тормыш юлы күз алдыннан узды, һәрбер шигырендә күңел халәте чагылды. 
Фәридә һәм Мәгьмүрә апаларның шигырьләрендә дә, якыннан аралашканда да гади халыкны игьтирам итүләрен тагын бер кат ишеттек һәм күрдек .
Авылыбыз шагыйрәсе Энҗе апа Закирова ике шәхескә дә бик уңай, дөрес бәя бирде, үзенең шигырен укыды. 
Ике олы шагыйрә алдында мин дә кыенсынып кына булса да үз шигырьләремне укыдым. 
Алар күк итеп язарга безгә бик каты тырышасы бар әле, аларның иҗат диңгезендә мин бары тик бер тамчы гына. Соңыннан барыбыз бергәләп чәй табыны янында гәпләшеп чәй эчтек,фикерләр уртаклаштык. 
Бу юлы Фирдәүсә апаның җимешле бәлешен ашап телебезне йота яздык, Сания апаның үзе ясаган холодецын һәм казылыгын ашадык, ашап туеп булмый торган катыкны Гөлзада апа Шәрәфиева шул кадәр оста итеп оета, тәме авызда тора. Рамиләнең үзенә генә хас осталык белән пешергән мич коймагы белән чәй эчкәндә, әниләребезнең яулык бәйләп, билгә альяпкыч ябып, мич буенда коймак пешергәннәре күз алдына килде. Җырчыларыбыз Рамилә белән Нурияләр, баянчы Әмир абыйга кушылып иң матур җырларын бүләк иттеләр. 
Менә шулай хатирәләр яңартып, матур итеп бәйрәм иттек без. 
Соңыннан кунакларыбыз очрашуга чакырган өчен рәхмәт белдерделәр, Фәридә апа көз көне бакча уңышлары алгач күчтәнәчләр белән кабат килергә дип ышандырып китте. 
Ә без “Сердәш” челәр алга таба буласы бәйрәмне сөйләшеп, ашыкмый гына өйләргә таралыштык

 
Сәлимә Габделхакова

Янгул авылы

“Сердәш” клубы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу