Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Серле йөрәк-Сердәш"кә сусаган күңелләр бар, "Хезмәт" аларга булышырга әзер

Серле йөрәк булып йөрмә, зинһар, янма, Эчтән көеп йөрәгеңә чирләр элмә. Сөйлә безгә серләреңне, ачыл күңел, Без әйтмәбез исемеңне беркемгә дә, беркемгә дә... "Кая китте "Сердәш", нигә бетте, дигән райондашлар бар. Серләр сөйләр матбугатлар күбәйгәч, "Хезмәт"ебездә "Сердәш"кә хаҗәтлек бүтән булмас кебек тоелды. Ләкин алай түгел икән, яшертен генә килгән хатлар,...

Серле йөрәк булып йөрмә, зинһар, янма,
Эчтән көеп йөрәгеңә чирләр элмә.
Сөйлә безгә серләреңне, ачыл күңел,
Без әйтмәбез исемеңне беркемгә дә, беркемгә дә...

"Кая китте "Сердәш", нигә бетте, дигән райондашлар бар. Серләр сөйләр матбугатлар күбәйгәч, "Хезмәт"ебездә "Сердәш"кә хаҗәтлек бүтән булмас кебек тоелды. Ләкин алай түгел икән, яшертен генә килгән хатлар, шәхсән үземә сөйләгән гыйбрәтле хәлләр, инде кешегә үк мәгълүм гайбәтләр "Серле йөрәк"нең басма матбугатта дөнья күрмичә дә яшәгәнлеген күрсәтә. Шуңа да сәхифәне үзәк өзгеч хаттан башлыйсы килә, хат бик тетрәндергеч. Мәхәббәткә уен эш дип кенә карарга ярамый. Сайтны укучыларыбыз да үз фикерләрен җиткермичә калмас. Хат күпмедер кыскартылып, эшкәртелеп бирелә. Моның өчен автор гафу итсен, һәр эшнең үз таләпләре бар.
Әллә инде яшәмәскә...
Инде яшәргә көч калмаганга күрә язам бу хатымны. "Сердәш", бәлки ярдәм итәрсең... Ничек ярдәм итә аласың инде син миңа... Кагылган, сугылган, акчасыз бер мескен хатынга... нәкъ башкалар кебек син дә йөз чөерергә мөмкинсең. Аңлыйм, миңа психологка барырга кирәк... үземне бар районга рисвай итепме... бер табибка сөйләп карадым инде мин... өлешчә генә... шулай мәллә дип килеп сорадылар... Казанга барсаң да, хәбәрең артыңнан ук кайта диләр... Мәскәүгә үк бара алмыйм бит инде... Уйладым да, сезгә язып карарга булдым...

Кияүгә мин яратып чыктым. Озак йөрдек. Армиядән көтеп алдым. Безнең арага беркем дә керә алмас кебек иде. Соң йөргән чакта беребез дә ятларга карамады, югыйсә. Йорт салып чыктык, бер-бер артлы балаларыбыз туды, хәйран гына акча керә башлады. Барысын да үз көчебез белән җиткердек. Иремнең хыянәте хакында белдем. Беркем дә әйтмәде, смсларын укып белдем. (Күралмыйм шул кәрәзле телефоннарны, шулар аркасында сөяркәләр ирләргә тынгы бирми. Ничек кирәк күңелен яулый. Нинди генә оятсыз рәвештә төшкән фотолар җибәрмиләр, ир-атка шул җитә кала инде аңа...)
Иремә әйтмәдем, яшертен генә укып бардым, (ирем дип әйтергә дә тел әйләнми, хәшәрәткә), безнеке гел аңа яратам дип яза. Менә биш ел инде ул аңа яратам, ди. Миңа эш-мәшәкать белән ул сүзне әйтергә вакыты да калмый иде. Башта балаларны жәлләдем, тавыш чыгарасым килмәде. Ял көннәрндә дә өйдә тормый башлады. Имеш, өйдә ятып акча килми, ял итәргә дә алып бармый башлады. Кризис чоры, булганны әрәм-шәрәм итеп булмас, янәсе. Ә керем һаман шул. Җүләр түгелмен, артып тора бит инде ул.
Җаен туры китереп, интернеттан язышуларын күрдем, һәм имәнепләр китә яздым...туганымның кызы... Укып бетереп, калада эшли. Хәйран уңай эш тапкан дип мактанганнар иде.. . Безнеке урнаштырган булырга тиеш... Әйе шул, анда аның дусты эшли... Өенә барырга җыендым, туктап калдым... телефонны алдым... инде күпме вакыт йөриләр бит инде дип сыгылып төштем.. нинди оят, хурлык, оятсызлык... безнекеләр белә микән моны, елый-елый сөйлим микән... булмас...
Шулай да бардым, миңа карата мөнәсәбәтләренең уңай түгеллеген сиздем. Ни өчен икәнлеге аңлашылмый... туган көн мәҗлесенә бардым... анда да ачылып сөйләшүче булмады... Мин нишләгән, ни гаебем бар... Ярый әле ачылып китеп сөйләмәгәнмен... Белмим, алар белә микән, юк микән... Мөнәсәбәтләре әллә миңа гына шулай сизелде инде.
Үлсәм... балаларым кала... аларны караучы бар, ләкин мине алыштыра алырлармы. Бер көн дә, бер минут та яшисем килми... Инде чиргә сабыштым...Ә нинди авыр вакытлар булды... беркем дә булышмады... ул авырлыкларны берүзебез ерып чыктык... аерылышырга гариза языйммы... мәшһәр башланачак... гел безне генә сөйләячәкләр... нинди матур парлар идек бит... әбиләргә барып карадым... кая барма, район кешесе... борылып китеп барам. Асылынсам, балаларыма хурлык... Яшисе килми, аңлыйсызмы...
Өйгә кайтса тәмле ашатам, чиста кием киертәм, берни дә сиздермим, тавыш чыгарып йөрмим, өем ялт иткән, дуслары килсә, табын тутырып сыйлыйм, балаларым ялт итеп йөри. Җаным әрни, гарьләнәм, төне буе күңелем сыкрый, өйгә кайткан чаклары бик сирәк... калада бәйрәм булган саен шунда ятты... дуслар белән имеш... Китаплардан укып карадым, интернеттан өйрәндем, ярарга тырыш дигәннәр, чәчең яса, имиджын үзгәрт имеш... әгәр үзгәрсәм, ул аны шундук сизә, белә икән диячәк... ә минем белгертәсем килми... аның миңа хыянәтенә һаман да ышана алмыйм... бу кадәр дә авыр булыр икән хыянәт ачылары... ялганына чыдый торган түгел. Күземә дә караганы юк. Нишләргә дә белмим. Инде менә ничә ел тере мәет кебек йөрим. Җаным гына яши, тәнем берни тоймый. Ярдәм итә алсаң, ярдәм ит "Сердәш"... Тик тапталган, булмастай көлке киңәшләр бирмә.
Фото: http://www.matrony.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250