Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез башлаган эшләр уңышлы дәвам итәр, сез кабызган утлар якты янар...

Бүген без 32 500 абонементка, 504 газ бүлгечкә, 2155 километр газ үткәргечләргә хезмәт күрсәтәбез.

Наил Сафин – район газ эксплуатаияләү оешмасының хәзерге җитәкчесе:

–1985 елда бу оешмага инженер булып килдем. Күп еллар Наил Салихович кул астында эшләргә туры килде Ул елларда бик күп төзелешләр алып барылды, колачлы эшләр эшләнде. Әлеге матур башлангычлар Алмаз Рәшитович Нотфуллин җитәкчелек иткән елларда да дәвам итте. Соңгы вакытта да эшебез һич тә кимемәде, киресенчә, өч тапкырга артты. Чөнки безгә Әтнә һәм Кукмара районнарының газ оешмалары кушылды. Коллективыбызда 300 ләп кеше. Бүген без 32 500 абонементка, 504 газ бүлгечкә, 2155 километр газ үткәргечләргә хезмәт күрсәтәбез. Эшнең күләме дә артты, катлауланды да. Ремонты да, төзелеше дә бара. Эш тукталганы юк. Коллективыбыз белән тырышып, аңлашып эшлибез, куелган планнарны үтәп барабыз. Форсаттан файдаланып, мин барлык ветеран җитәкчеләрне, эшче-хезмәткәрләребезне шушы олы вакыйга белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез башлаган эшләр уңышлы дәвам итәр, сез кабызган утлар якты янар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев