Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез кабызган утлар балкып яна

Музыка, җыр-бию... Яши-яши тормышыбызның бер өлешенә әверелгән сәнгать дөньясында ялгышып кына да кайнамыйча калган кешеләр сирәк хәзер. Сәхнәләргә чыгулар, танылу алулар...Балаларын сәнгатькә тартырга теләүче гаиләләр күпме?! Инаныр өчен музыка мәктәбенә барып карау да җитә, биредә балаларның күплегенә таң калырлык.

Эх, мәктәпнең тәүге директоры Элиза Исламовна эшләгәндә булса иде шушындый яктылык, иркенлек, иҗат рухы. Элиза Төхвәтуллинаның (рәсемдә) юбилее уңаеннан, редакциябезгә язма әзерләргә тәкъдим иткәндә дә мәктәпнең өченче буын укытучылары бу хакта еш кабатлады. Белә шул алар Элиза Исламовнаның әлеге матур көннәргә илтеп җиткерү өчен күпме тырышлыклар куйганын, күпме җан тынычлыклары югалганын... Кайчандыр алар бала гына булсалар да, үзләре өчен тырышкан укытучыларының күңелен бик яхшы аңлаганнар, халәтен тойганнар.

1972 елда Ташкент якларыннан юллама буенча күченеп кайткан яшь, чибәр, талантлы кызны нибары өч бала гына йөргән, иске китапханәнең бер бүлмәсенә сыенган, бер пианино белән бер баяны булган музыка мәктәбенә (мәктәп дип йөртелгән бит әле!) җитәкче итеп билгелиләр. Шартлар юк, кадрларга кытлык... Киләләр дә китәләр...Ләкин тәвәккәл кыз һич кенә дә китәргә уйламый, язмышын гомергә Балтач белән бәйләп, Марат исемле егеткә кияүгә чыга. Тырыша-эзләнә торгач, әкренләп эшләр җайлана, кадрлар туплана, махсус белемле укытучылар эшли башлый. Хәзер исә алар укыткан укучылар үзләре үк район балаларын музыка-сәнгать серләренә төшендерә. Фидакарьлеге бушка китми тәвәккәл мөгаллимәнең, тотрыклы контингентка да ирешелә, музыкаль белем алырга теләк белдерүче балалар саны да елдан-ел арта. Тик, урын тарлыгы гына гаризаларны кире борырга мәҗбүр итә. Йөри торгач, күпмедер иркенлеккә ирешә мөдир, авыл хуҗалыгы идарәсенең (хәзер ул урында парк) икенче катыннан урын бирәләр, ләкин аны да иске китапханә белән бүлешергә туры килә. Районның музыка дөньясын кабаттан түбән тәгәрәтәсе килми Элиза ханымның, булган кадәренә риза булып, әмма яңа бина буласына гел өметләнеп, сәнгать дөньясын үстерүен дәвам итә. Фестиваль арты фестиваль, төрле бәйгеләрдә уңыш казанулар, район данын яклаучы җырчы егетләр-кызлар тәрбияләү, гел эзләнү, яңалык туплау, үсү, танылу - өр-яңа сәнгать мәктәбе кирәклегенә җирлек булып тора да инде.

Әнә шундый тынгысыз җанлы, тирән белемле, үзе сайлаган һөнәргә гомерен багышлаган, тырыш, таләпчән, туры сүзле, ярдәмчел, үзалдына куйган максатына ирешүчән (бу зыялы, зәвыклы ханымның сыйфатын санап бетерү мөмкин түгел!) мөгаллимә, бер сүз белән әйткәндә, районның Сәнгать мәктәбе эшчәнлеген саклап калып, алай гына да түгел, үстереп, ямьле көннәргә китереп җиткергән сәнгать әһеле Элиза ТӨХВӘТУЛЛИНАның 16 февраль көнне 70 яшьлек күркәм юбилее. Бу зур һәм мөһим дата! Адәм баласының районыбызның матур киләчәге өчен дип авырлыкларны җиңеп үткән тормыш юлы, шатлык-борчулары белән кичергән еллар агышы. Сәнгать мәктәбендәге хәзерге буын укытучыларның остазларын онытмавы, өлкән буынга карата рәхим-шәфкате үрнәк алырлык.

Мәктәп тәрәзәләрендә соңга чаклы утлар балкый, балалар музыка белән шөгыльләнә, фортепианода, баянда, курайда уйный, җыр суза, шигырь өйрәнә, бию кабатлый, рәсем ясый. Тәрәздәге утлар - Сез кабызган утлар ул, Элиза Исламовна, ә балалар исә - Сез тудырган талантның өметле дәвамчылары!

Зөлфия ШАКИРОВА

Хөрмәтле ЭЛИЗА ИСЛАМОВНА!
Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Сезгә тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын телибез. Мул-имин тормышта, кызларыгыз Эльвира белән Элеонора гаиләсенең, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез Марат әфәнде белән бәхет чишмәләрендә коенып, гаилә тигезлегенә-иминлегенә кинәнеп, мәңге рәхәт яшәргә язсын.

Тормыш юлын үткән чакта
Очрап торган киртәләр.
Хәзер исә гел шатлыктан
Торсын сезнең иртәләр.
Әле дә Сезнең яклауны
Тоя безнең күңелләр.
Сездәй шәхесләр барында
Бик мәгънәле гомерләр.

Сезне хөрмәт итеп, ихлас яратып, район Сәнгать мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250