Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез өйдәме, җәмәгать? Карантинны үтисезме? Анда-монда йөрмисезме?

"Салкын тидерүдән бик сак булу кирәк. Буыла-буыла урамда йөткереп йөрсәң, теге вирус дип изоляцияләп, инфекционныйга тыгып куюлары да бар."

Рамазан Фәрзиев, хәбәрче: “Өйдә әлегә. Саклану дип, беренче чиратта ашау системада. Ит, кайнар итле аш, шулпа. Кышкы салатлар. Кибетләрдә кыяр-помидоры, җиләк- җимеше бар, өстәлдә тора. Саклану, организмны ныгыту ашаудан тора. Иммун системаны ныгыту беренче планда. Бал белән имбир, сарымсак, лимон кырып, шәп дару әзерлим. Кибетләрдә имбирны тартып ясалган сары он – куркума сатыла. Иммунитет өчен искитмәле, файдалы тәмләткеч. Ашка да салам, борыч белән. Куркуманы эссе су белән дә болгатып эчеп була, боткага да кушсаң була. Сакланганны Ходай саклый. Өйдә генэ ятып булмый, кичә Арча районы авылларында йөреп кайттык Раушан улым белән. Корт әйберләре кирәк иде. Битлекне беркөнне Казанга бүлнискә барганда гына кидем. Кию кирәк инде. Иң беренче чиратта үзең өчен бит. Узгынчы чир, безнең якларны читлэп үтүче афәт булсын инде.Жылы дисәң дә, табигать алдый. Салкын тидерүдән бик сак булу кирәк. Буыла-буыла урамда йөткереп йөрсәң, теге вирус дип изоляцияләп, инфекционныйга тыгып куюлары да бар. Әстәгафирулла.

Алмаз Сибәгатуллин, полиция хезмәткәре: ”Юк, эштә, гадәттәгечә эшлибез”.

Зәлия Фәйзрахманова, журналист:
“Карантинны саклыйбыз. Өйдән чыгып йөрмибез, балалар ишегалдына чыгып уйнап керәләр анысы. Алар кергәнче тәрәзәләрне ачып, өйләрне җилләтеп, һава алыштырып куябыз. Мәҗбүри яллар озакка сузылмас, яңадан элеккечә яши башларбыз дип ышанабыз. Ә моның өчен бөтен кеше дә карантин сүзенең чын асылын аңлап, кагыйдәләрне үтәү генә кирәк.

Чәчләрне матурлаучы Рәхилә апа: “Без өйдән чыкмыйбыз”.

Фәнис Сөләйманов, укытучы: “Өйдә. Өйдә эш җитәрлек, кибетләргә чыгып кергәч, кулларны юабыз”.

Роза Шакирова, хуҗабикә: “Өйдә. Ипигә төшәм”.

Эльвира Әхмәдуллина, чәчтарашханә хуҗасы:” Юк, өйдә, беркая чыкмыйбыз. Менә бик каты тешем сызлый башлады әле, түзә торган түгел. Зубнойга барып килмичә булмый. Чаптым зубнойга”.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус үзизоляция