Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сездәйләрдән нур бөркелә

Безнең Балтачыбыз эшчән, күркәм кешеләре белән матур.

Дистә еллар буе район халкына игелекле хезмәт күрсәтүче ак халатлы, олы йөрәкле теш табибы Ленар Зиннәтуллинны гына алыйк. Көн дә эшкә ашыга ул. Ашыкмый хәле юк табибның, чөнки аны дүрт күз белән пациентлары көтә. Эшендә билгеле бер тәртип булдырган – һәр пациентны билгеле бер сәгатьтә кабул итеп, ярдәм иткән, авыруның гозерен тыңлап, авыр теш ярасын дәвалаганда җылы, кайчакта юмор хисләре белән алдандырган Ленар Гыйльмулловичның пациентлары аның янына, ничектер, тыныч күңел белән килә, кулының җиңелленә соклана, рәхмәтле булып китә. Менә унбиш ел тирәсе үзенең шәхси эш бүлмәсен булдырганнан бирле тешләре сызлаган һәр пациентның якын дустына әверелеп яши һәм эшли Ленар әфәнде.

Әлеге четерекле, катлаулы, җаваплы һөнәр сайлавына һич кенә дә үкенми ул, игелекле хезмәт, ихлас рәхмәтләр аның тормышына бәрәкәт кенә өсти. Ул гади генә табиб түгел, ул спортчы табиб, иманлы табиб, гаилә башлыгы буларак та бик күпләргә үрнәк зат. Бер көнне дә йөгерергә чыкмыйча калганы юк аның, 5-10 километр араны йөгереп үтү аңа берни түгел, марафоннарда да гел катнаша - 24 чакрымнарга кадәр йөгерә. Сәламәт яшәү рәвеше аның җанында, уй-фигылендә, спортны сөюе аның җәһәт-җәһәт эшләвендә дә чагылыш таба. Ә хоккейга ничек мөкиббән ул! Башкалада узган берәр уенны калдырганы бар микән аның?! Юктыр, мөгаен, мәктәп, студент елларыннан бирле гашыйк бит инде ул хоккейга, мәктәп, аннан район җыелма командасында уйнаулар, районыбызда хоккеей бик алга киткән 80-90 елларда да үзәктә җитез, чая егет Ленар иде. Мәктәпне тәмамлап, Казан медицина институтына укырга кергәч тә спорттан аерылмый, институтта җиңел атлетика яршыларында башлап йөрүче була, биеклеккә сикерүдә, 100 метрга йөгерүдә аңа тиңнәр табылмый. Республиканың медицина хезмәткәрләренең спартакиада ярышлары Балтачта узганда да теш табибыбыз гел алдынгы булды, район данын нык тотты.

Институтны тәмамлагач, өметле белгечне перспективалы калага - Әлмәткә җибәрәләр, 5 ел ныклы тәҗрибә туплаган егет туган якларына кайтып, Яңгул хастаханәсенә эшкә урнаша.Биредә башкарган намуслы хезмәтен бу як халкы әле дә онытмый, әле дә пациентларының күпчелеге Яңгул ягы кешеләре. Нормада теш дәвалау поликлиникасы ачылып, бу юнәлештә хезмәт куйган табибларны бергә туплау Ленар әфәндене дә бирегә китерә. Үзенә генә йөрүче, кабул итүен нык үтенүче пациентларның чиксез күплеге аңарга шәхси теш дәвалау бүлмәсе ачарга этәргә. Бүгенге көндә ул районда урнашкан медицина үзәгендә игелекле эшчәнлеген алып бара. Бисмилласын әйтеп эшкә тотына, Аллаһыга шөкер әйтеп эшен тәмамлый иманлы табиб. Биш вакыт намазын калдырмый, "Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәне тәмамлап, имам-хатыйб белгечлеге ала.

Үз эшенең остасы, гаиләсенең алтын тоткасы, район халкына иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе булган Ленар әфәнденең шушы көннәрдә 55 яшьлек күркәм юбилей көннәре. Гомер ничек матур үтелгән! Инде хәзер балалар үскән, Руслан да, Ләйсән дә Казанда яшиләр.
Алдагы гомер юлларыгыз да үткәндәге кебек ямьле, бәрәкәтле, игелекле булсын Ленар әфәнде! Сезнең кебекләрдән кешелек дөньясына илһам күчә, яшәү нуры, тормыш бәрәкәте бөркелә. Исәнлектә-иминлектә, гаилә тигезлеге белән, хәләл җефетегез Венера ханым белән шатлыкларга күмелеп, оныкларыгызга сөенеп, мәңге рәхәттә яшәргә язсын. Юбилеегыз котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ма ша Алла

    • аватар Без имени

      0

      0

      Большое спасибо за лечение и профессионализм Ленар Гыйльмулловичу!врач от Бога!Замечательный доктор и человек! Приношу Вам свою благодарность и желаю Вам крепкого здоровья ! Всех Вам благ!

      Теги: котлыйбыз котлау тексты күркәм юбилей