Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең белән ямьле замана!

Район мәдәният үзәгендә Әниләр бәйрәме узды. Чарага килгән 320 әни арасында солдат әниләре, күп балалылар, авыл хуҗалыгы һәм бюджет өлкәсендә эшләүче ханымнар, «Ана даны - Материнская слава» исеме алучылар, «Ата-ана даны» ордены ияләре дә бар иде.

Ноябрьнең соңгы атнасы тулаем әниләргә багышланды. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә газиз һәм якын кешеләребез хөрмәтенә бәйрәм кичәләре узды. 28нче ноябрьдә Казан шәһәрендә «Әниемә чәчәк бәйләме» республика акциясе үтте. Биредә районыбыздан 12 әни катнашты. Аларның һәммәсе өч мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Ә 29ы көнне мәдәният үзәгендә әниләр өчен зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә килгән газизләребезне иң элек чәй табыны артына дәштеләр. Аннан соң кунаклар залга үтте. Ниндидер үзгә бер рәхәтлек, тынычлык хөкем сөрә биредә. Бары әниләрдән генә шундый җылылык, самимилек күчә ала. Бары алар гына ихластан назлый, ярата һәм сөя белә. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның бәйрәм котлавы да әниләребезгә дан җырлауга багышланды.

- Бәйрәм көнне генә түгел, һәрвакыт, һәркөн бик кирәкле һәм бик мөһим затлар булып яшәргә язсын. Гомер биргән балаларыгыздан кадер-хөрмәт күреп, тазалыкта-саулыкта бәхетле гомер итегез, - диде ул.
Әлеге изге теләкләрне куәтләп, сөекле әниләребез хөрмәтенә Инсаф Мәрданов:
- Рәхмәт булганыңа, җиргә туганыңа!- дип җыр сузды. Шул минутларда күпләрнең әни булган, сабыйларын кулларына алып сөйгән вакытлары күз алдына килде. Менә шундый якын һәм кадерле дүрт әнине «Ана даны - Материнская слава» медале тапшыру өчен сәхнә түренә дәштеләр. Кенәбаштан Гөлшат Хафизова, Югары Шубаннан Гөлзада Шәйхетдинова, Сизнердан Жанна Мырыкова, Карадуганнан Әнисә Гарифҗановалар «Ана даны - Материнская слава» медаленә ия булучылар сафын тулыландырды.

Әниләр бәйрәме елның-елында төрле чаралар белән баетыла. Быел исә аны видеороликлар белән тулыландырганнар. «Яшисез сез бары безнең өчен» дип исемләнгән видеоязма аша нәниләр дә, мәктәп укучылары да, инде күптән үзләре әни булган ханымнар да газиз кешеләребезне бәйрәм белән котлады. Шулай ук бүгенге көндә Казан шәһәренең 5561нче хәрби бүлегендә хезмәт итүче районыбыз егетләре дә әниләренә кайнар сәламнәр тапшырдылар, ихластан бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Ирексездән күзләргә яшь килде. Тыныч шартларда, исән-имин хезмәт иткәннәрен белсәк тә, балаңны читкә чыгарып җибәрүнең никадәр авыр икәнен бары әниләр үзләре генә белә. Ә менә Урта Көшкәт авылында яшәүче Мария Николаеваның берьюлы ике улы Петр һәм Дмитрий армия сафларында хезмәт итә. Инде еллар тыныч булып, егетләребез исән-имин якыннары янәшәсенә әйләнеп кайтсын, көткәннәргә Ходай сабырлык бирсен.

Районның «Әтиләр бердәмлеге» оешмасы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәкимовның котлауларын да әниләребез алкышлар белән кабул итте.
- Әниләр гаиләне саклаучы, яклаучы. Сез булганда гына дөньялар ямьле, яшәүләре күпкә гүзәлрәк. Һәрчак үзегезнең мәрхәмәтлегегез, олы йөрәгегез белән дөньябызны балкытып яшәгез. Без сезне бик яратабыз! - диде Рафис Хәбибелхакович һәм бәйрәм күчтәнәче итеп гүзәл ханымнарга «Чияләр» җырын бүләк итте.

Хезмәтләре белән гел мактаулылар рәтендә булган шәфкать туташы Илсөяр Шәфигуллина, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Миләүшә Фатыйхова һәм Татьяна Кушаева, социаль хезмәткәр Руфинә Гайфетдинова, данлыклы укытучы Сәгурә Низамиевалар да бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары иде. Зал аларны озак алкышлады. Алар хөрмәтенә иң матур җырлар җырланды, биюләр башкарылды. Урта Көшкәт авылының фольклор ансамбле чыгышы да кадерле әниләребез хөрмәтенә багышланды.
Бәйрәм тәмам. Әмма әниләргә булган хөрмәт, аларны ярату хисе бәйрәм кысаларына гына сыймый. Без аларга гомер буе бурычлы. Җир йөзендә һәр балага әниле булырга язсын. Ходай безне әни диеп яратып һәм сөеп дәшү бәхетеннән мәхрүм итмәсен.
Рәсемдә: Гөлшат Хафизованың «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнгән мизгеле.



Нинди гүзәл, нинди сөйкемле, нинди ягымлы сез, әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250