Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең өчен 7 ноябрь нинди көн, хәзер дә бәйрәм булып калдымы?

Бу сорауга бер-ике сүз белән генә җавап бирүе бик кыен.

Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН – шагыйрь:

– Бу сорауга бер-ике сүз белән генә җавап бирүе бик кыен. Бер яклы гына карап, бәя биреп тә булмый. Беренчедән, Октябрь революциясе миллионлаган кешеләр язмышын үзгәртүгә корылган, бер гасыр буе дәвам иткән вакыйгаларның башлангычы булган. Бөтен дөньяны кузгаткан, кырмыска оясына таяк тыгып болгаткандай, хәрәкәткә китергән, шул сәбәпле, төрле катлаулар, төрле илләр арасында каршылыклар килеп чыккан. Меңләгән-миллионлаган кешеләр үлеме, ачлык, колхозлашу, репрессияләр, Ватан сугышы... – барысы да шуның аяныч нәтиҗәләре. Изге максат белән башланып та, аңлап булмаслык дәрәҗәдәге масштаблы зур афәт килеп чыккан. Кешеләрне бәхетле итәргә алынып та, чынбарлыкта киресенчә булган. Тулы бер чор кешеләрен алдау бит бу. Күңелдә ниндидер алдану, үкенү, үртәлү хисе бар. Без ышанып яшәгән идеаллар янәшәсендә бөтенләй башка чынбарлык булган бит дисең. Юкса, Аллаһы Тәгалә адәм баласына тел биргән, аңлашу сәләте биргән. Барлык хәлләрне дә аңлашу юлы белән, тыныч юл белән дә хәл итеп булыр иде. Яңадан мондый хәлләр кабатлана күрмәсен иде. Бу адымның ялгыш булуына мисаллар күз алдыбызда. Украинадагы  хәлләрне генә алыйк. Кем отты, кемгә файда булды?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көз бәйрәме