Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең гаиләнең зур уңышларының төп сәбәбе, ул, мөгаен, иманлы булуыгыздадыр...

Авылыбызның мөхтәрам шәхесләре Фәйзрахманов Миннерәфыйк абый белән Рәйсә апаның истәлекле көннәре.

Миннерәфыйк абыйга 85 яшь тулса, аларның Рәйсә апа белән яши башлауларына 60 ел. Әле күптән түгел Рәйсә апаның да 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үттек.

Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим!

Хөрмәтле Аксакалыбыз Миннерәфыйк абый Фәйзрахман улы!

Сине тормышыңның биек үре-85 яшьне тутыруың белән ихлас котлыйбыз, сиңа Адәм балалары өчен иң кадерле булган, җан тынычлыгы, тән саулыгы, пар канатың Рәйсә апа белән тигезлектә Аллаһы биргән гомерләрегезнең куанычлы , бәрәкәтле узуын телибез. Гомер баскычларын узганда үткәннәр искә төшә, тормыштагы уңышлар, күргән авырлыклар күз алдыннан уза. Син авылыбызның хөрмәтле, иманлы токымнарыннан булган Фәйзрахман бабай белән Маһинур әбинең биш балалы ишле гаиләсендә, апаң Фәһимәдән соң көтеп алынган беренче малай булып дөньяга аваз салгансың.

Инде туганнарың: апаң Фәһимә, энең Габдрәүф, сеңелләрең Әлфия, Әлфинур Аллаһы хозурында - бакыйлыкта, урыннары Аллаһының җәннәтләрендә булсын! Адәм балалары дөньяга бәхетле булу өчен яратылсалар да, сезнең чор балаларына бәхетле балачак насыйп булмый. Зур югалтулар китергән рәхимсез сугыш сезнең гаиләне дә әйләнеп узмый. Сугышның беренче көннәренән үк фронтка алынган әтиегез Фәйзрахман абый, каты сугышларда 1943 елда һәлак була. Ул сугышка алынганда инде дүртегез туган, әле Әлфинур сеңлегез тумаган да була.

Нинди гыйбрәтле тормыш юлы, язмышлар! Сезгә бик иртә тормышның авыр камытларын киеп,әниегез Маһинур апага зур терәк булып, эшкә җигелергә туры килә. Сез - Рәйсә апа да, син дә тарихка “Сугыш чоры балалары” булып кереп каган буынның вәкилләре. Тормышның бик иртә зур сынауларын узу бик авыр булса да, ул сезнең өчен алдагы көннәрегез өчен зур чыныгу, тормышка шөкер итеп яшәү, авырлыклар алдында сынмый- сыгылмыйча, алга карап яшәү сыйфатлары тәрбияләде. Синең узган тормыш юлың күпләр өчен үрнәк алырлык.

Хезмәт юлыңа күз салсак, син ул вакытта зур гәүдәле булмасаң да, җиденче сыйныфны тәмамлагач ук, ат җигеп, атлы эштә эшли башлыйсың. Син бик иртә Смәел осталарыннан балта эшенә, мич чыгару, кирпич салу һәм башка эшләрнең серләрен өйрәнәсең. Колхоздагы, хуҗалыклардагы бик күп төзелешләрдә синең дә лаеклы өлешең бар. Бигрәк тә авылыбызның күрке булган, 1982 елда тапшырылган, өч катлы, 464 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелешендә, 1995 елда эшли башлаган, авылыбызның Аллаһы йорты мәчетебез төзелешендә дә синең өлешең зур. Әмма, синең иң озак эшләгән урының – ул авылның,колхозның тегермәне. Син тегермәнче буларак колхоз, авыл халкы өчен әйтеп бетермәслек зур хезмәт куйдың.

Ул вакытта әле бу авылда, күрше авылларда бердәнбер тегермән иде. Синең бу тармакта эш стажың 25 ел тәшкил итә. Бу рекордлы күрсәткеч. Син тегермәндә эшләгәндә Смәел тегермәненең даны тирә-юнь авылларда да билгеле булып, сиңа кайдан гына килмәделәр, син беркемне дә кире какмадың, игелекле хезмәтең өчен халыктан зур рәхмәт алдың. Синең эштәге, тормыштагы уңышларыңның сере беренчедән үзеңнең тирән әхлаклы, тырыш, зур сәләтле булуың булса, икенчедән пар канатың Рәйсә апа кебек зур терәгең булу.

Без инде аны да быел юбилее белән котладык, тиздән сезнең аның белән яши башлавыгызга да 60 ел була. Бүгенге гомер бәйрәмең көннәрендә, мөгаен, сезнең иң зур бәхетегез аның белән гаилә корып, үзегез кебек иманлы, һәрберсе югары белем алган, тормышта үзләре кебек ярларын тапкан кызларыгыз: Фәридә-Фазыл, Рәдифә-Альфред, Әлфирә-Рөстәм, Суфуя-Зиннур булудыр. Зиннур гына инде бакыйлыкта, урыны җәннәттә булсын. Бүген сезнең токымны иманлы, зиһенле ,булдыклы, әхлаклы оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз бизи. Аларның саны инде 12, һәм әле бу чик түгел. Нәсел агачыгыз - “Шәҗәрәгез” - гел тармаклана барган, озын гомерле, безнең якның ныклык символы булган “Имәнгә” охшаш булсын иде. Сезнең гаиләнең мондый зур уңышларының төп сәбәбе, ул, мөгаен, иманлы булуыгыздадыр.

Авылның хөрмәтле абыстае Маһинур әби тәрбиясен алган Миннерәфыйк абый, син кечкенәдән үк күп догалар, Коръән сүрәләрн өйрәнеп, мәчетебез ачылган көннән актив “мәчет карты” булдың. Һәрвакыт сабыр булу, кешеләргә ярдәм итәргә тырышу, ике төрле сөйләшмәү, эшнең сүздән аерылмавы кебек асыл сыйфатлар - сезнең гаиләгә тулысы белән хас. Шуңа күрә сезнең өчен бу юбилей көннәрендә иң зур бүләк-сезгә карата балаларыгызның, туганнарыгызның, күршеләрегезнең, авыл халкының, сезне белгән һәркемнең тирән ихтирамы һәм хөрмәтедер. Сезнең ишекләрегез - ”Бәхет ишекләре”- алар ябылып тормыйлар. Сиңа һәм Рәйсә апага башкарган яхшылыкларыгыз, игелекләрегез өчен Аллаһының Рәхмәтләре булсын! Укыган намазларыгызның, догаларыгызның, теләгән теләкләрегезнең кабул булуын телибез. Бу теләкләр әтиегез Фәйзрахман абый, әниегез Маһинур апа, сезнең токымнан бакыйлыкка күчкән һәркем өчен дога булып барып ирешсә иде!
 

Солтан Фатыйхов,
Смәел авылы мәхәлләсе мөтәвәллияте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар