Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезне күргәч, без абыйны күргән кебек булабыз...

Сугыш - куркыныч сүз... Тыныч тормышта башланган сугышлар тагы да куркынычрак. Нәкъ моннан 26 ел элек, 1989 елның 15 февраледә соңгы совет гаскәрләре Әфган дәүләте территориясеннән чыгарылды. Ун елга якын сузылган сугышка, ниһаять, нокта куелды.

Меңләгән яшь хәрбиләргә үзләренең интернациональ бурычларын үтәү өчен Әфганстан территориясендә күтәрелгән конфликтларда катнашырга туры килде. Бу хәрбиләр арасында минем яраткан абыем Зәйнуллин Илгиз Гайнулла улы да бар. Үз аяклары белән чыгып киткән 18 яшьлек егет, хәрби бурычын үтәгәндә яраланып, туган нигезенә култык таякларында кайтты.
Кызганычка каршы, абыем бүген безнең арабызда юк инде. Быел аның вафатына 16 ел була. Әфганчылар көне уңаеннан, бөтен туганнар исеменнән абыйның якын дуслары Гатиятуллин Дилүс, Газыймов Илдар, бердәнбер күршебез, зур таянычыбыз Хафизов Рифкать абыйларны шушы бәйрәм белән котлыйм.
Шушы 16 ел эчендә Дилүс һәм Илдар абыйлар, абыйны хөрмәт белән искә алып, безгә юлны онытмыйлар. Рифкать абый безгә үзебезнең туган кебек. Төп йорттагы апабызга зур терәк ул! Мең рәхмәт аңа! Илдар абый Әфганстанда абыйның гомерен саклап калган кеше. Дилүс абый белән бергәләп, алар абыйга бик күп ярдәм кулы суздылар. Дилүс абый районыбызның әфганчыларын барлап, тарихка кереп калырлык китап төзегән кеше. Изге эшегез үзегезгә меңе белән кайтсын!
Бәйрәмегез белән котлап, Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, гаилә бәхете телибез. Абыйны онытмавыгыз өчен мең-мең рәхмәт Сезгә! Сезнең дуслык бүгенге яшьләргә үрнәк. Сезне күргәч, без абыйны күргән кебек булабыз, Сез килсәгез, абый кайткан кебек! Сезнең өчен безнең ишек һәрвакыт ачык, Сез безгә үз туганыбыз кебек! Сезнең белән озак еллар очрашып, аралашып яшәргә язсын! Сезнең алда хөрмәт белән баш иябез!!!!
Ләлә Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250