Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең якты образыгыз, кешелекле булуыгыз күңелләрдә мәңге сакланыр

Яңа елның бәйрәм көннәрендә ишетелгән кайгылы хәбәр хәсрәткә салды, җанны әрнетте – озак еллар кануннарны саклау өлкәсендә эшләгән Афзал Мидхәт улы ХӘЙРУЛЛИН кинәт вафат булды.

Афзал Хәйруллин  1960 елның 7 мартында Сосна авылында дөньяга килә. 1977 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Казандагы Н.Э. Бауман исемендәге Ленин орденлы ветеринария институтына укырга керә. 1982 елда биредә югары белем алып чыга. “Труд” колхозында мал табибы булып эшкә урнаша. Биредә эшләгәндә армия сафларында хезмәт итә һәм 1988 елдан 1998 елга кадәр Балтач эчке эшләр бүлегенең паспорт өстәле җитәкчесе булып эшли.

Хезмәт белән укуны бергә бәйләп, юриспруденция белгечлеге буенча дипломга ия була. 1998 елның июнендә районда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Дәүләт теркәү палатасын оештыра. 2000 елның ноябренә кадәр әлеге филиал директоры булып эшли. Һәм 2000 елдан башлап, 18 ел Татарстан Республикасының Балтач суд районы буенча 2нче номерлы җәмәгать суды участогын җитәкли.

Афзал Мидхәт улы үзенең вазыйфасына һәрчак зур җаваплылык белән карады, район халкы, суд коллективлары арасында хөрмәт казанды.

Район суды һәм җәмәгать суды коллективлары Афзал Мидхәт улы Хәйруллинның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын, ачы хәсрәтен уртаклаша, сабырлык тели.

Хушыгыз, Афзал Мидхәтович. Сезнең якты образыгыз, кешелекле булуыгыз күңелләрдә мәңге сакланыр.


И.Ш.ШӘЙДУЛЛИН, Р.Г.ШАКИРОВ, З.М.МӨХӘММӘТҖАНОВА, А.С.САБИРОВ, район суды һәм җәмәгать суды коллективлары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия