Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әсгать Сәфәров Балтачта булып китте

Узган атнада Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Балтач районына эшлекле сәфәр белән килде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев белән берлектә, иң элек Бөрбаш авыл җирлегендә булып, республиканың баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты. Бөрбаш авылы мәчетенә керде, авыл җирлеге әзерләгән бай эчтәлекле күргәзмәне карады, «Ярдәм» мәчете пансионатында укучы егетләр белән очрашты, шәкертләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Бөрбаш мәдәният йорты белән бер бинада урнашкан һәм бик нык искергән спортзалда булып, ремонт кирәклегенә төшенде.

Аннан соң Президент Аппараты җитәкчесе Балтач үзәк мәчетенә юнәлде. Биредә «Мәгърифәт мәркәзе» музеен күзәтте, экспонатлар белән кызыксынды, заманча технологияләргә нигезләнеп эшләнгән күргәзмәгә, электрон архивка, заманча кинотеатрга югары бәя бирде, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе филиалы һәм «Милли хәзинә» һөнәрханәсе эшчәнлеге белән танышты.

Район мәдәният үзәге алдындагы күргәзмәгә шәхси эшмәкәрләр тарафыннан куелган киң кулланыштагы халык тауарлары Әсгать Сәфәровта зур кызыксыну уятты. Үзәкнең икенче катында оештырылган районның төрле тармаклары эшчәнлегенә багышланган стендлар да җитәкченең игътибарын нык җәлеп итте.

Район тормышы белән танышканнан соң, Әсгать Сәфәров «2020 елда Балтач муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар хакында» район советы утырышында катнашты. Утырыш тәмамлангач, «Ватанны саклаучылар» паркындагы Герой очучы – райондашыбыз Олег Исаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Әсгать Сәфәров районның социаль-икътисадый торышыннан канәгать калды, шул ук вакытта фикер-тәкъдим-нәрен дә җиткерде, республика һәм дә районыбызның төрле өлкәләре үсешенә аеруча да зур өлеш керткән райондашларыбызга – күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Агрохимсервис» җитәкчесе Наил Гыйләҗевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Альбина Сәләхиевага «Ана даны» медале, хезмәт ветераннары – «Ак калфак» җәмгыятенең райондагы җитәкчесе Зөлфирә Камаловага, озак еллар Чепья авыл җирлеге башлыгы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Фоат Хәйретдиновка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр