Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шадриков татарстанлыларны санитар-экологик икеайлыкка чыгарга чакырды

Узган ел, үзизоляция аркасында, икеайлыкта катнашучылар саны 200 кешегә кадәр кимегән.

Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлыгы башлана. Бүген Казанда узган брифингта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков волонтерларны, активистларны һәм республика халкын актив катнашырга чакырды.

"Табигатьне саклау эшендә фикердәшләр — халык, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистлары арта бара. Быел да без аларның ярдәменә өметләнәбез", - диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, республиканың бай табигый мирасы бар — бездә 1 млн гектардан артык урманнар, 500 мең га аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты бар, алар төбәк территориясенең 6,4% ын биләп тора. Әйләнә-тирәбездә табигать ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Әмма уңайлылык кешенең даими яшәү урыннарында — шәһәрләрдә һәм авылларда да булырга тиеш, дип саный Шадриков.

Яз көне, кар эрегәндә, ишегалларында һәм юлларда төрле көнкүреш чүп-чары калка. Санитар-экологик икеайлык вакытында республика халкы үз яшәү урыннарында тәртип урнаштыру өчен көчләрен берләштерергә тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел, үз-изоляция аркасында, икеайлык коммуналь хуҗалыклар, юлчылар һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Алдагы елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.

Тулырак: ТИ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык чисталык икеайлыгы