Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шакирнең өч хатыны (хикәя)

Авыл кибетендә өчесе өч төрле яшьтәге, өч төрле холыклы, ләкин охшаш язмышлы өч хатын-кыз очрашты. Бер-берсе алдында бик сер бирмәскә тырышып, тиз генә күзгә-күз карашып алдылар да, товар караган булып, читкә борылдылар. Өчесенең дә уенда бер үк ир заты иде...

Илленең теге ягына чыккан, чәчләренә вакыт кыравы йөгергән Галия, шул өчесенең дә уйларында булган Шакирнең беренче хатыны, башта аны күрмәмешкә салышкан Асия янына юри барып басты да: "Хәлләр ничек, көндәшкәй?" дип төче елмаеп эндәште. Асия исә, Шакирнең әлеге хатыны, сер бирәсе килмичә:"Ал да гөл! Күрмисеңмени?", - дип, Галиядән дә артыграк төче елмайды.

-Күрүен күрәм дә... Без күрмәгән нәрсә юк ул дөньяда..., - дип мәгънәле генә сузды Галия. Үзенең башында икенче уйлар иде:"Ал да гөл булмыйни! Ирең әнә синдә генә туктамады. Миннән аны аерып алгач та бик бәхетле булырмын дигән идеңме, кеше бәхетен җимереп..."

Бу икәүне тизрәк чыгарып җибәрәсе килеп, сатучы Миләүшә , әлеге дә баягы Шакирнең сөяркәсе, кабара башлаган ачуын көчкә тыеп, хатыннарны ашыктыра башлады:
-Әйдәгез, тизрәк товар сайлагыз да, әбидкә кайтасым бар, - диде.
Аның битен тырнарга әзер торган Асия:
-Ашыкма әле бер дә! Кеше ире янына ашыкканың да җиткән", - дип, Галиядән читкәрәк китеп басты.

Бер авылда яшәсәләр дә, беркем белми-күрми дип уйлап, Шакир белән качып-посып очрашып йөргән Миләүшә, авызын бөрештереп, прилавок астына иелде... "Каян килеп керделәр, дөмеккерләре!", - дип уйлап куйды ул үзалдына. Шулай да, эшләгән урынында тавыш-гауга чыгарасы килмичә, тавышына ясалма тынычлык чыгарып:
-Товар алмасагыз, чыгабыз. Кибетне биклим,- дигән булды.
Ике хатын, кирәк-ярак товарларын алып, чыгу ягына юнәлделәр. Алар артыннан Миләүшә дә обедка дип өенә кайтырга кузгалды.

Бер авылда яшәп, бер ирне бүлешә алмаган өч хатын өчесе дә бәхетсез иде... Алар белән бәхетен тапмаган Шакир хатыннарына үзе дә бәхет бирә алмады. Үзеңдә булмаганны башкалар белән бүлешеп булмый икән шул...

Авылның беренче егете саналган чибәр Шакиргә Галия яшьли килеш кияүгә чыкты. Тик нинди бәя белән аны үзенеке иткәнен Шакир белән үзе генә беләләр. Хәер, тагын бер җан иясе белә - Шакирнең яшьлек мәхәббәте Сөмбел...
Мәктәптә укыганда ук, бер парта артында утырып, кулга кул җитәкләшеп диярлек йөргән Сөмбел белән Шакир арасына керде Галия. Бер гөнаһсыз Сөмбел турында, я бу егет белән күрдем, я тегенең белән, дип бер туктаусыз алдады егетне. Дәртле, көнчел Шакир, Сөмбелгә үч итеп, "Әх, син шулаймы әле!" дип, бәйләнчек Галия белән йөри башлады.
Беренче мәхәббәтен шулай югалткан Сөмбел йөрәге ниләр кичергәнен алар белмәде шул... Дөресрәге, белергә теләмәделәр... Галиягә бик өйләнәсе килмәсә дә, хәйләкәр кыз, тиз арада егеттән авырга калып, аларга өйләнешергә туры килде. Кызлары туды. Тик тормышлары гына тормыш булмады. Яшьлек хатасы белән тәүге саф мәхәббәтен югалткан Шакир һәр хатын-кызда Сөмбелен эзләде...
Җиде ел бергә яшәгәннән соң, иренең хыянәтләренә түзә алмаган Галия Шакирдән аерылды. Дөресрәге, үзе кайчандыр Сөмбел белән Шакир арасына кергән кебек, аларның арасына тол хатын Асия керде. Гаилә бәхетен һаман тапмаган Шакир, Асия белән ике бала үстерүенә карамастан, кияүгә чыкмыйча карт кыз булып калган сатучы Миләүшә белән дә чуалды.

Бер мизгелдә шуларны күңеленнән үткәргән Галия ике көндәше белән кибет ишегеннән чыгып барганда, кибет янына ят машина килеп туктады. Шәһәрчә пөхтә киенгән, мөлаем йөзле ир-егет, башта машинасыннан чыгып, пассажир ягының ишеген нәзакәтле генә ачып, зифа буйлы чибәр ханымга машинадан чыгарга ярдәм итте.

-Гафу итегез, кибет эшлиме?, - сорады матур хатын.
-Инде эшләми, - кырт-мырт кына җавап бирде Миләүшә.
-Ярар, кадерлем, кайгырма. Алдагы кибеткә туктарбыз .

Монысын ир, елмаеп, кадерлесенә әйтте. Чибәр хатын шул вакыт, бик әзгә генә күзендәге кара күзлеген күтәреп, Галияга төбәбрәк карады да, исәнмесез, дигән сымаграк башын селкеп куйды. Ул хәтта күзләре белән генә әзрәк елмайган кебек тә күренде... Галия кинәт таныды бу сылу хатынны. Йөзендә тыныч бәхет нуры балкыган хатын, бу бит - Сөмбел!..

Кибет ишеге төбендәге бер-берсен күрә алмаган өч хатын зәңгәр машинага утырып еракка юл тоткан бәхетле пар артыннан күздән югалганчы карап калдылар...
Чыганак: http://vk.com/id187860598?w=wall187860598_5013%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250