Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шакировлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды(+фото)

Бүген илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Пыжмара авылында яшәүче Мөнәвәрә һәм Рәшит Шакировлар гаиләсенә бүген “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.

Алар сынаулы юлларны бергә үтеп,  шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып 67 ел бергә  гомер иткән.

Бу гаилә районда да, авылда даһәркем өчен үрнәк  булырлык. Хезмәт сөеп, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәгән, 6 балага гомер  бүләк итеп, чын кешеләр итеп тәрбияләгән Шакировларга сокланмый мөмкин  түгел.

Бүген аларны котларга килгән һәркем олы ихтирамын  белдерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин олы хөрмәт белән “Мәхәббәт һәм  тугрылык” медален һәм Грамота тапшырды. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә  Әхмәтханова соклануын белдереп, ихлас теләкләрен юллады. Пыжмара авыл  җирлеге башлыгы Рафил Җәләев авыл халкына үрнәк күрсәтүләре өчен олы  рәхмәтен белдерде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме