Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шалкан прапорщиклы булды...

Илсафыбыз да дипломлы булды... Күп сабырлык, нык түземлек, олы ихтыяр көче, җанны өзгәләгән сагыну һәм зур теләк аша яуланган диплом бу. Безнең хәзер үз прапорщигыбыз бар! Афәрин, авылдаш!

Диплом алучыларның барысының да аталары, бабалары генераллар, бер без генә авылдан ахры дип уйлап тордык. Шулай булса да бары тик бер Илсаф кына хезмәт итәргә туган якка кайта. Батальон командиры "Нуриев үзе яхшы булгач Казанны бер кешегә дә бирдертмәдем. Молодец, егет. Я тебя не забуду" дип әйтте. Шаккаттык... дип хәбәр итә Гүзәлия ханым. Бик күп кешеләр белән таныштык, аерылыша алмадык. Күзләрдә гел шатлык яшьләре дип яза әни кеше...

Шатланырсың да, мондый улың булса, горурланырлык!

Куанычын уртаклашырга барган әти-әнисенә кушылып без дә авылдашыбызны дипломлы булуы белән котлыйбыз. Алган белемең, өйрәнгән һөнәрләрең киләчәктә сиңа уңыш китерсеннәр дигән теләктә калабыз.

Лилия Гарифуллина
Фотосурәтләр Гүзәлия Нуриевадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы