Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шамил Борһанов: «Яңалыктан куркабыз, әмма нәтиҗәсеннән канәгать калабыз» (+фоторепортаж)

Райондашларыбыз бистәбездә буласы үзгәрешләргә бик сагаеп карый бездә. Белмим, аңлашып бетмәүдән килеп чыгамы әлеге хәл. Әллә инде ияләшкән әйберне югалтудан куркабызмы? 10 февраль көнне Балтач гимназиясе диварларында бик кызыклы очрашу узды.

Биредә бистәбезнең үзәк өлешендә яңа проект нигезендә булачак зур үзгәрешләр белән таныштыру булды һәм шуңа карата фикерләр кабул ителде. Араларында каршылыклылары да бар иде, ләкин инде бүгенге көндә кемнеңдер аркасы артына гына качып сөйләшүләр бетеп бара кебек. Чөнки районыбызның баш архитекторы Шамил Борһанов, әлеге имеш-мимешләргә урын калдырмыйча, һәрбер нечкәлекне яхшылап аңлатып, дәвамлы эшнең нәрсәдән башланасы белән безне дә таныштырды.

- Шамил Фәһимович, әлеге эшкә алынуның башлангычын сөйләп китегезче?
- Бүгенге көндә райондашларыбыз өй салган вакытта гына да кешенекенә охшамаган эскизлар сызып бирүемне сорыйлар, ә инде салып өлгергәннәре ландшафтлы дизайн ярдәмендә ишегалларын үзенчәлекле итеп төзекләндерүгә өмет итә. Менә шуннан чыгып миндә сорау туа. Әгәр үз өебезне гел үзгәртеп, заманага яраклаштырып эшләп барабыз икән, ни өчен соң Балтачыбызны да үзгәртмәскә? Аны өебез дип атый алмыйбыз мени? Әлеге сорау райондашларыбызны уйланырга мәҗбүр итә дә инде. Яңалыктан курыксак та, аны эшләп, соңгы нәтиҗәсен күргәннән соң канәгать калабыз. Бу юлы да шулай булды...

2017 ел республикабызда экология һәм җәмәгать киңлекләре елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан ТРның муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать киңлекләрен үстерү юнәлешендә программа кертелеп, аның нигезендә үзәгебезне үзгәртү өчен дип, быелга безнең районга республикадан 16 миллион 570 мең сум акча каралды. Халык берүк буталмасын иде, бу үзара салым акчасы түгел, алайса шулай дип уйлап эш йөртүчеләр дә бар. Шуны да искәртеп узасым килә, әлеге бүлеп бирелгән акчаларга проектта каралмаган башка эшләр эшләп булмаячак, акчалар максатчан шушы юнәлештә генә кулланылырга тиеш.

- Әлеге программа нигезендә бистәбездә нинди эшләр башкарылачак?
- Әлеге акча бүленгәннән соң, районыбызга ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә архитекторлар десанты төркеме кайтып, үзәктәге объектлар белән танышып, киләчәктә әлеге мохитне үзгәртеп, райондашлар өчен төрле уңайлыклар тудыру юнәлешендә нинди эшләр башкарып буласын өйрәнеп китте. Аннан соң инде шуның буенча эскиз проекты төзелеп, ул гимназиядә районыбызның актив җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде. Дөрес, биредә эшмәкәрләр дә катнашып, алар да үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр, районыбыз өчен җан атып йөрүчеләрнең фикерләре дә тыңланды һәм ахыр чиктә болар барысы бергә тупланып, соңгы проект булдырылды һәм төзелеш эшләре шуның буенча алып барылачак.

- Шамил Фәһимович, булачак үзгәрешләргә дә тукталып китикче.
- Баштан ук шуны ассызыклап үтәсем килә, быелга планлаштырган эш безнең үзәк китапханәдән алып, Мортаза байның (элеккеге «Милли банк» бинасы - З.Ф.) йорты кереп тәмамланачак. Ә инде калган өлеш икенче елга дәвам итәчәк. Димәк, шуның белән бетте мени дигән сораулар тумасын һәм бу эшнең дәвамлы булуын халык аңласын иде.

Быелгы төп үзгәреш китапханә ягында булачак. Анда ике яклы машина хәрәкәте сакланып калачак, брусчаткадан җәяүлеләр юлы эшләнәчәк, моңарчы шәһәрләрдә генә күрергә насыйп булган заманча, җәяүле фонтан булачак, тирә-юньне яшелләндерү буенча зур эшләр каралган - агачлар утырту, газоннар ясау, һ.б., хәзерге көн таләпләренә туры килүче урам фонарьлары урнаштырылачак, шулай ук утыргычлар, чүп контейнерлары куелачак, җәйге эссе челләдән качу өчен перголалар төзеләчәк һәм төнгә өстәмә яктылык бирү максатыннан биналарга рәсем формасында яктырткычлар урнаштырылачак. Моннан тыш китапханә белән Мортаза бай йорты арасыннан үзәк паркка төшә торган җәяүлеләр юлы эшләнәчәк. Һәм киләчәктә батырлар аллеясы артына машиналар өчен туктау урыны эшләү дә каралган.

- Районыбызның үзәген заманчалаштыру эше кемгә йөкләнде?
- Төзелеш эшләренең генподрядчигы булып «Татмелиорация» траст компаниясе тора, ә төзелеш эшләрен «Гарант+» оешмасы башкарачак (әлеге оешма «Водстрой» ширкәтенең бер тармагы - З.Ф.). Төзелеш эшләрендә моңарчы да актив катнашып килгән әлеге оешма бу эшләрне дә җиренә җиткереп, халык күңелен яулап алырлык итеп башкарып чыгар дип ышанып калабыз.

P.S. яки күңелдә калган сорау һәм җавап.
- 1997 елга кадәр Балтачыбызда Сабантуй хәзерге кебек уңайлыклар булмаган урында үткәрелә иде. Шуннан соң гомуми җыелыш уздырылып, әлеге җирлекне үзгәртү юнәлешендә оешмаларга мәйданнар бүленеп бирелде һәм шул өлешне яшелләндерү бурычы куелды. Эшләр эшләнде, аннан соң инде парк та барлыкка килде һәм көннән-көн, елдан-ел әлеге урын камилләшә бара. Яшьләребез өчен биредә кино күрсәтелә, бәйрәмнәр гөрләп уза, балалар өчен мәйданчык бар, спорт ярышлары да елның төрле фасылында сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны бирегә җыя.
Нәтиҗәсе күзалдында, ә башлангычы һәм ул чактагы ышанмыйча, аңлашмыйча әйтелгән сүзләр бары тик архитекторның күңел түрендә...

Әңгәмәдәш - Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250