Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шамил Садыйковны "Татмедиа" җәмгыяте коллективына тәкъдим иттеләр

"Татмедиа" акционерлар җәмгыяте генераль директоры итеп Шамил Садыйков билгеләнде. Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм комминкацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев аны коллективка тәкъдим итте.

Айдар Сәлимгәрәев акционерлар җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьминга эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтеп, аның коллегаларыннан ерагаймаячагын, иҗади юнәлештә эшчәнлеген дәвам итәчәген белдерде. А.Кузьмин исә, үз чиратында, дүрт ел дәвамында бергә эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткереп, соңгы елларда оешманың гел үсештә булганын искәртте. Ул шулай ук үзенең Инстаграмдагы сәхифәсендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның киңәшчесе буларак билгеләнүен җиткергән иде.

Шамил Мөхәммәт улы Садыйков әлеге вазифага билгеләнүенә ышаныч белдергәннәре өчен җитәкчелеккә рәхмәт җиткерде һәм "Татмедиа" алдында да, татар телле матбугат алдында да зур максатлар торганын җиткерде.

Шәһри Казан

Фото: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа