Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шартнамә төзелде (+фоторепортаж)

Уйлап карасаң, бер көн, бер сәгать, хәтта бер минут та күрмичә яшәү мөмкин түгел. Ә бит арабызда шундый кешеләр бар – алар гомерлеккә күрү мөмкинлегеннән мәхрүм, яки начар күрә.

Алар өчен дөнья тавышлардан гына тора, ә көннәр дөм караңгылыкта уза.

Күптән түгел Балтач үзәк китапханәсендә начар күрүчеләр җәмгыяте вәкилләре очрашты. Очрашуга Татарстан Республикасының сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус китапханә директоры Наил Сәфәргалиев һәм китапханәнең бүлек җитәкчесе Миләүшә Әхмәтҗанова кайткан иде.

– Балтач районында беренче булуыбыз әле. Сезнең уңышлар турында ишетеп беләбез, тик ятмавыгыз турында да хәбәрдар. Районның начар күрүчеләр җәмгыяте рәисе Ранил Гыйльванов чакыруы буенча сезнең районга кайтуыбызның максаты – үзәк китапханә белән үзара  шартнамә төзү. Начар күрүчеләрне китапханәләргә тартып, дөньяга чыгару, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Хәзерге заманда мөмкинлекләр бик зур, бары үз-үзеңә генә бикләнмәскә кирәк, – ди Наил Ибраһимович.

Күзләре күрә алмый башлаган кеше башта киләчәккә өметен югалта, акрынлап рухи яктан сына башлый. Ә матур әдәбият, иҗтимагый-сәяси һәм төрле дәреслек язмалары кешеләргә китап белән аралашу шатлыгы, актив тормышка – хезмәткә, укырга, үзлегеңнән белем алырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта «сөйли торган» китаплар – икенче төрле әйткәндә, аудиокитаплар зур популярлык казана. Болар – китапны яки журналны диктор башкаруында яздырган магнит тасмалар, МР3 форматында компакт-дисклар, флэш-карталар.

– Начар күрүчеләрне китапханәгә җәлеп итү аларга социаль инфраструктураларга булган хокукын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, тиешле китапханә хезмәте алырга, безнең коллектив оештырган төрле чараларда катнашырга, үзләренең иҗади потенциалын ачарга, кешеләр өчен кирәк булуын тоярга мөмкинлек бирәчәк, – диде шартнамәне имзалаган чакта китапханә директоры Резеда Зарипова.
Начар  күрүчеләр чарада катнашкан район башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка үзләрен борчыган сорауларын да җиткерде.

– Казан-Балтач, Норма-Лызи маршрутларында ташламалы бәядән йөрү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барабыз. Быелгы сезонда нәкъ менә начар күрүчеләр өчен Сабантуйда да уздыра алсак яхшы булыр иде, – дип мөрәҗәгать белән чыкты Ранил Гыльванов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Начар күрүчеләр җәмгыяте