Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлыклы да, моңсу да..

Ә “уйлануларым” озаккарак китте... Киләчәккә татлы хыял-омтылышларыбыз сүрелмәсә дә, без өлкәннәр болай да үткәнне сөйләргә яратабыз, дөресрәге, хатирәләр белән яшибез. 

2015 елның башында газеталарда “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан” дигән баш астында материаллар бирелә башлагач, ул чакта “Хезмәт” газетасы журналисты, замандашым Хәлил Нәкыйпов: “Рамазан дус, үз гомереңдә күңелеңә кереп калган Җиңү бәйрәме хакында берәр кызыклырак язма әзерләп кара әле син” дигән иде. Җавабым “уйлап карармын әле”дән артмады. Ә “уйлануларым” озаккарак китте... Киләчәккә татлы хыял-омтылышларыбыз сүрелмәсә дә, без өлкәннәр болай да үткәнне сөйләргә яратабыз, дөресрәге, хатирәләр белән яшибез. 

…Җиңү бәйрәме - мәктәп елларымда бер кул бармаклары саныннан әлләни артмаган бәйрәмнәр “исемлегендә” юк иде кебек. Баксаң, хөкүмәтебез бу бәйрәмне сугыш тәмамлангач, Җиңүнең “кызуында” гына өч ел рәттән ул көнне халыкка ял биреп, парадлар уздырып, зурдан кубып үткәрткән икән. әлегечә зур масштабта, гаять зур чыгымнар түгеп үткәрүне 17 ел туктатып торганнар.Чыганакларда моны аңлаткан сәбәпләренең хагы, нахагы бардыр. Әмма бу бәйрәмнең кемгә кайгы, кемгә шатлык алып килүен дә онытмаска кирәктер. Ничек кенә булмасын, ул чор хөкүмәт җитәкчеләренең бәйрәм, җиңү шаукымнарыннан «айнып», беренче планга җимерелгән шәһәрләрне, халых хуҗалыгын, завод-фабрикаларны аякка бастыру, илне ачлыктан, фәкыйрьлектән чыгару бурычын куюларын хупларга гына кирәктер. Дөрестән дә, сугыштан соң тарих өчен кыска гына вакыт эчендә илебезне тернәкләндерү буенча гигант уңышларга ирешелде. Әйтик, сугыш тәмамланып 15 ел узуга, 1961 елда, дөнья тарихында беренче тапкыр Галәмгә безнең ил гражданины менде. Безнең бу уңышларыбызны хәтта чит илләр дә таный. Ә Кушма штатларда Юрий Гагаринга һәйкәл куйдылар…

Ә илебез чын-чынлап аякка баскач, 1965 елдан башлап, Җиңү бәйрәмнәре көне календарьда тагын “кызартылып” “тулы куәтенә”, халыкка ял биреп үткәрелә башлаган икән. СССР яшәгән вакытта 1965, 1975, 1985, һәм 1990 елларда Мәскәүнең Кызыл мәйданында юбилей хәрби парадлары үткәрелә.

Дөрестән дә, мин 6нчы сыйныфны тәмамлыйсы 1965 елда, Җиңүнең 20 еллыгына мәктәп коридорына беренче тапкыр сугышта катнашучыларның һәм яу кырында ятып калучы авылдашларыбызның исемлеге язып эленде.

1971 елда узган Җиңү бәйрәме исә минем өчен икеләтә истәлекле. Кулымда повестка, 2 көннән мин дә Ватан алдындагы бурычымны үтәргә китәргә йөрим. Бөек Җиңүнең 26 еллыгын билгеләп үтеләсе митингка ул чактагы мәдәният йорты директорыбыз Гадения апа мине дә чакырды, баксаң бәйрәм программасына мине «тантаналы шартларда армиягә озату» моментын да керткәннәр икән. Билгеле, куйган хезмәтемне, жәмәгать эшләрендә актив катнашуымны исәпкә алып. Хужалык житәкчеләре, ветераннар минем хакта җылы сүзләр, изге теләкләрен ирештерделәр, истәлеклеккә юл кирәк- яраклары салынган чемодан бүләк иттеләр…

Гомер юлымда шаулап узган беренче Җиңү бәйрәме, мөгаен инде үзебез дә күптән Ватан алдындагы изге бурычыбызны үтәп кайткан, бәйрәмдә катнашырга үзебезне “достойный” дип санаган чорда, 1975елда узган 30 еллык булгандыр. Бәйрәм тантанасы яу кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында узды. Ветераннар барысы да үзем белән иңгә-иң торып эшләгән, әле яшьләре 50-60тан әлләни артмаган 200дән артык ир-егет! (Ә бүген аларның берсе генә исән).

Бу юбилей барлык ватандашларыбыз өчен тагын шунысы белән истәлекле: юбилей елында Ватаныбыз киңлекләрендә тәүге мәртәбә “День Победы” җыры яңгырады. Бу әсәр аны башкаручы Лев Лещенконың визит карточкасына әверелде. Легендар җырчыга ул чакта 34 яшь иде…

Ярты гасырдан артык дәвердә хәбәрчелек эшчәнлеге белән параллель рәвештә фотога төшерү белән дә шөгыльләнгәнгә альбомга яки компьютерга кертелмәгән, төрле форматта, кайберләре начар сыйфатлы булсалар да, үз эченә гаилә, авыл тарихын сеңдергән, хатирәләргә “төренгән” фотоларны еш актарам. Бу язмамда мин шуларның берсенә генә тукталып китәм. Бу фотоны мин Җиңүнең 30 еллык юбилеенда, 1975 елның 9 маенда эшләгәнмен. Сурәтнең артына шулай дип язып куйганмын. Бу рәсемдә без Салавыч мәктәбендә укытучы өч буйдак егет, өчебез дә гаиләләребезгә, ил өстендә әле кайгы сөреме таралырга да өлгермәгән, сугыш тәмамланганга 10 ел да тулмаган “вакыт аралыгында” туганбыз. Өчебез дә фронтовик уллары, әтиләребез сугышта кан, тир түгеп кайткан. Әнә уңда ак кепкалысы мин, 23 яшемне тутырып килеш, уртада иң өлкәнебез, 27сен тутырган Наил Абдуллин, ә районыбызның Чапшар авылы егете Радик Галимуллин 20нче яше белән бара. Мин инде бу чорда 8 ел хезмәт стажлы, Армиягә кадәр өч ел, кайткач тагын колхозда эшләп, инде бер ел мәктәптә укыткан чорым, ВДВ ветераны. Ә Наил белән балачак елларыбыздан бергә үстек. Әтисе минем мәрхүм әтием шикелле сугыш “бүләге” - агач аяк белән йөрде. Аның әтисе дә бу бәхетле сафларда юк… Наил исә әтисенең вафатыннан соң Хәрби диңгез Флотында атом су асты көймәсендә хезмәт итеп кайтып, колхозда эретеп ябыштыручы булып эшли башлагач, фаҗигагә тарып, сәламәтлеген югалтты. Савыгып аякка баскач мәктәпкә укытырга керде, читтән торып югары белем үзләштерде. Тиз арада үзен таләпчән, гадел педагог итеп танытты. Соңарак җирле үзидарә рәисе булып эшләде. Ул сызлануларына, тормыш авырлыкларына, сынауларына бирешмичә, җор телле, оптимист рухлы булып гомер кичерде. Үзешчән драма коллективыбыз чыгышларында Наил башкарган рольләрне тамашачылар алкышларга күмә иде. Өйләнеп, хәләл җефете Салисә белән ике кыз үстерделәр. Шунысы кызганыч, 8 ел элек, Җиңүне 65 еллыгын уздырган елны Наил дустыбыз үлеп китте.

Ә Радик безгә Арча педучилищесын тәмамлап, математика укытырга килгән иде, безнең күршедә генә фатирда торды. Әлеге Җиңү бәйрәменнән соң озак та үтмәде, солдат хезмәтенә озаттык үзен. Сугышта рота командиры, офицер, хәрби дәрәҗәсе кушаматка әверелгән «Капитан» - Галимҗан абый да улын озатканда исән иде әле… Егетебез ике ел тимер юл гаскәрләре составында Байкал-Амур магистрале - Ерак Көнчыгышка юл салып кайтты. Берничә елдан Казанда физматны бетереп, Норма һөнәр училищесында укыта башлады. Аннан Норма кызы Рәшидә белән гаилә корып, Чаллыга күченеп, бергә КАМАЗда эшли башладылар. Икесе дә максатчан, тырыш булулары белән алдынгы эшчеләр булып танылдылар. Ут борчасыдай җитез, гаять ипле Рәшидәсе белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр, «башлы-күзле» иттеләр. Дусларым бүген ике оныкка ия бәхетле әби-бабай…

Үзләре белән бүгенгәчә алар безгә, без үзләрен онытмыйча, Чаллы юлына «тузан кундырмыйча» тыгыз элемтәдә булган, бер-берсен хөрмәт итеп, тулы канлы, мул тормышта яшәүче бу гаиләгә сокланып карыйм да, горурланып куям. Моннан 35 ел элек, хатыным Гөлҗиһан белән туйларында булып, мәҗлесне үзем алып барган идем.Туйлары шәфкать фәрештәләре канаты астында узгандыр, ирештергән изге теләкләребезгә фәрештәләр “Амин” диеп торгандыр дим.

…Ә нәкъ шул елда безнең белән 30 еллык тантанада катнашкан, безнең янәшәдә хезмәт куйган йөзләрчә ветераннар, шул исәптән, әниләребез дә җир куенында инде. Язмам да Наил дустыма һәм барлык мәрхүмнәрнең рухына дога булып ирешсә иде. 


Рамазан Фәрзиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе