Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлыклы вакыйгалар

Балтачыбызга килгән олы кунаклар – РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә бәйрәм сәламнәре өләште.

Балтачыбызга килгән олы кунаклар – РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил  Нугаев районыбыз башлыгы Рамил  Нотфуллин белән берлектә бәйрәм сәламнәре өләште. Олуг хөрмәт йөзеннән, Яңа ел бәйрәме уңаеннан котлаулар ирештерү иң элек Бөек Ватан сугышы ветараннарыннан башланды. Мөхтәрәм кунаклар Түбән Кенә авылында гомер кичерүче Тәскирә Галимуллинаны, Таузар авылында яшәүче Мөдәрис Зәкиевны, Балтачта яшәүче Гыйльван Гыйльмуллинны, Мансур Хәсбиуллинны, Чепьяда гомер итүче Гарифҗан Галиевны, Нөнәгәр авылыннан Гыйльметдин Хәбибуллинны, Алан авылында яшәүче Габделгани Нәҗиповны, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинованы тәбрикләп, изге, җылы теләкләрен җиткерделәр «Бердәм Рәсәй» партиясе, район җитәкчелеге әзерләгән күчтәнәчләр тапшырдылар.

Объектлар ачылышы. Мөхтәрәм кунаклар Балтач бистәсендә Камил Якуб урамындагы 8 фатирлы торак йорт ачылышында катнаштылар. Рамил Нотфуллин йорт хуҗаларына ачкычлар тапшырды, исәнлек-саулык, сәламәтлек, игелекле йортларда бәхетле хуҗалар булып яшәүләрен теләде. Бәхет ачкычларына ия булучылар арасында физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр дә, яшьләр дә, күпбалалы гаиләләр дә бар.

– Республикада эшләп килүче программаларда максатчан катнашу район халкын бәхетле итә, – диде Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында. – Шушындый фатирларга социаль ипотека буенча ирешеп була. Район халкы белсен, мөрәҗәгать итсен иде, яшь гаиләләр өчен менә дигән мөмкинлек бит.

«Бу йорт беренчесе һәм соңгысы булмастыр, – диде Марат Мансурович та. – Тора-бара шушындый йортлардан яңа урамнар, комплекслар барлыкка килер әле». Бирсен, Аллам! Яшьләр өчен шартлар тудырылсын, яшьләр районда калсын, эш табу мөмкинлекләре дә артсын! Кызыл тасмаларны кисеп, фатир эчләренә үтеп, йортны бер кат күзләп, анда яшәячәк хуҗалар белән танышып, аралашып чыкканнан соң, мөхтәрәм кунаклар Кариле авылына «Кариле» исемен йөртүче Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залына юнәлделәр.

– Җәй буе Балтачта объектлар ачтык, – ди Камил Нугаев. – Ничә ФАП ачылышы булды, мәдәният йортлары, яшьләр үзәге, балалар бакчалары ремонтланды, юл да ачтык. Боларның барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич һәм дә сезнең район башлыгы Рамил Нотфуллинның, әлбәттә, район халкының уртак тырышлыгы.

Марат Бариев илдәге пандемия аркасында үткән елның җиңелләрдән булмавына тукталды, әмма медицина хезмәткәрләре тырышлыгы белән чирне ничек тә җиңә-җиңә алга барабыз дип куандырды.

Табибларга зур рәхмәт! Коронавируска каршы көрәштә үз-үзләрен аямый эшләүче табибларга, медицина хезмәт-кәрләренә «Бердәм Рәсәй» партиясе, республика җитәкчелеге, район хакимияте исеменнән рәхмәт белдерелде. Әлеге рәхмәт хисләрен Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәр табибка, һәрбер шәфкать туташына, персоналга ихлас күңелдән җиткерделәр.

Район башлыгы медицина хезмәткәрләренең пандемия чорындагы фидакарьлеген геройлыкка тиңләде.

– Быелның нинди булганын сездән дә күбрәк белгән кеше юк, – диде ул. – Бөтендөнья, ил өстенә килгән авыр йөкне хезмәтегезгә тугры калып тарттыгыз. Махсус бүлек ачылу да файдага булды, анда эш тиешенчә бара дип әйтәсем килә, чир йоктырган райондашлар тиешенчә дәваланып, сәламәтләнеп кайталар. Сүз дә юк,  югалтулар да булмады түгел, булды, әмма хезмәтегезне геройлыкка тиңләми һич мөмкин түгел. Район советы, район башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән һәрбарчагызга олы рәхмәтемне белдерәм. Киләсе Яңа ел пандемия афәтенең чигенү елы булса иде.

Район башлыгы районыбызның медицина хезмәткәрләренә изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән бергә «Хезмәтегез өчен рәхмәт» дип язылган зур чәк-чәк бүләк итте.

«Узган ел район үзәгендә Чыршы ачылышында катнаштык. 2020 елга матур теләкләр теләдек. Кәефләр шәп, күңелләр шат иде, – ди Камил әфәнде. – Шулчакта кем уйлаган илгә шушындый коронавирус афәте килер дип?.. Шушы пандемия чорында  «фронтның» иң алгы сызыгында булдыгыз сез. Үзегез авырый күрмәгез инде».

Камил Нугаев та бүләксез килмәгән, «Бердәм Рәсәй» партиясе исеменнән «Табибларга зур рәхмәт!» дигән язулы торт бүләк итте.

Җитәкчелекнең аңлы, рәхимле карашына районның сәламәтлек өлкәсен озак еллар кайгыртып эшләгән баш табиб Газинур Дәүлиевның күңеле булды.

– Чыннан да, чир үзен белгертеп, нык яный башлаган чорда бик авыр булды. Күп әйберләр билгеле түгел иде әле, дәвалау схемасы да өйрәнелмәгән, табиблар да җитми. Әмма без ул авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Эш күрсәткечләребез дә начар булмады. Министрлык, җитәкчелек белән хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр күп булды, әмма без һәрчак яклау таптык, ярдәм күрдек. Соңгы вакыттагы кебек дәүләт ярдәмен ничә ел эшләү дәверемдә беренче мәртәбә күрүем. Быел ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә 2 санитар машина, амбулатор-поликлиник ярдәм күрсәтүне җиңеләйтү уңаеннан 2 җиңел автомобиль бирелде. Медицина мониторлары, ясалма сулыш алдыру аппаратлары, функциональ  караватлар һәм башка төрле күп кенә медицина җиһазлары белән тулыландык. Бу, үз чиратында, район халкына медицина хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.

«Чәй йорты» ишегалды. «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында район буенча 4 ишегалды төзекләндерелде, аларның барысы 16 миллион 100 мең сумга төште. Әлеге программа гаять тә кирәкле иде, иске, ташландык хәлгә килә язган күпме ишегалдына иркенлек, матурлык, уңайлылык бирде ул. Хәзер инде күп көч түгеп булдырылган шартларны саклау төп бурычыбыз. «Чәй йорты» артында урнашкан күпфатирлы йорт хуҗалары (Ленин урамының 37, 37а, Нариман урамының 39, 43, 45а) моны яхшы аңлый, тантанада биредә яшәүчеләр исеменнән чыгыш ясаган Рәмзидә Гайнуллина сүзләрендә дә канәгатьлек, рәхмәт хисләре белән бергә сакчыл карашка өндәмә дә урын алды. Рамил Нотфуллин, Камил Нугаев бирегә җыелган бар халыкны янәдән Яңа ел белән котлады, осталар бүләкләнде.

 Вакыйгалар үзәгендә мөхтәрәм кунаклар белән бергә Кыш бабай белән Кар кызы да булды. Һәрбер тантанага бәйрәм рухы өстәде алар. Әлеге уңайдан үз эшләренә намус белән караучы Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре тормышыбызны бизәүче, рухи яктан баетучы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев