Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлыклы вакыйгалар (+фото)

Узган атнада районыбызда капиталь ремонттан соң Смәел мәдәният йорты һәм Шеңшеңәрдә авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты.

Шеңшеңәр авыл җирлеге бинасын исә “Строймастер” оешмасы егетләре төзекләндергән. Республика программасы нигезендә 2 миллион 100 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган (әлеге программа нигезендә Норма авыл советы бинасы салынды, Карадуган, Яңгул авыл җирлеге биналарына капиталь ремонт ясалган иде).

Ике катлы бинада авыл советы, «Сбербанк» саклык кассасы, почта бүлеге, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Төзекләндерү эшләренә «Маяк» хуҗалыгы (Хәлил Хаҗиев) зур ярдәм иткән, бинаны тышкы фасадын тулысынча эшләү өчен 500 мең сумлык ярдәм күрсәткән.

Ачылу тантанасында катнашкан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев авылда социаль әһәмияткә ия булган биналар, шул исәптән җирле власть органнары урнашкан биналар матур, зәвыклы булырга тиеш, дип белдерде.

– Төзекләндерү эшләренә зур ярдәм күрсәткән “Маяк” хуҗалыгы коллективының эшләре уң булсын, моңарчы ничек матур итеп эшләдегез, киләчәктә дә шулай дәвам итегез. Бердәм булсак, һәрнәрсәне башкарып чыгарга мөмкин, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев