Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлыкта да, кайгыда да бер-беренә терәк парлар (+фоторепортаж)

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет.

Субаш авылында яшәүче Мөнирә һәм Фазыл Нурмөхәммәтовлар, Нормадан Мәдинә һәм Зөфәр Шакировлар – 50, Арбордан Рәхимә һәм Фәләхетдин Сәләхетдиновлар 55 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерәләр. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50-55 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.

Балтач мәдәният үзәгендә узган “Хөрмәтебез сезгә, өлкәннәр!” дип исемләнгән бәйрәм чарасында сәхнәгә күтәрелгән Нурмөхәммәтовлар, Шакировлар, Сәләхетдиновларны тамашачы алкышларга күмде. Олуг бәйрәмнәре белән тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырган вакытта район башлыгы Рамил Нотфуллин да, районыбыз кураторы Мәҗит Хаҗип улы Салихов соклануларын яшермәделәр.

– Сез үзегезнең намуслы хезмәтләрегез, тормышны яратуыгыз белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Сез - бар гомерләрегезне үз туган җирегезгә багышлаган ватанпәрварләр. Олы рәхмәт сезгә. Алдагы көннә¬рдә дә пар канатларыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерегез, – дип изге теләкләрен ирештерде Рамил Рәшитович.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне