Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шеңшеңәр җирлегендә Җиңү көне (+фото)

Шеңшеңәр җирлегендә Җиңү көне бик оешкан төстә үтте.

Шеңшеңәр җирлегендә Җиңү көне бик оешкан төстә үтте. Чара әлеге җирлеккә кергән Ор авылында башланып Шеңшеңәр авылында дәвам итте. Митингны "Маяк" җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хаҗиев алып барды. Котлау, тәбрикләү сүзләреннән соң һәйкәлгә веноклар салынды, мәрхүмнәрне бер минут белән искә алдылар.

Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,
Җырлый алар акыртын гына.
Һәйкәлләргә килик!
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына! - дип шигырь сөйләде бу көнне балалар.
Әби-бабайлар хөрмәтенә тирән эчтәлекле концерт тәкъдим итүче дә алар булды. Бабаларының плакатлары белән "Үлемсез полк" сафларына кушылган мәктәп укучылары Бөек ватан сугышы ветераннарының исемен мәңгеләштерүдә күләмле эш башкарды.
Тантана чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250