Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шеңшеңәр өлкәннәрен тәбрикләргә татар эстрадасы артисты Фердинант Сәлахов кайткан

1нче октябрь көне Шеңшеңәр авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр хәтерендә, сагынып сөйләрлек, матур хатирәләр белән истә калды.

Өлкәннәр бу ел да "Маяк" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте(җитәкчесе Хаҗиев Х.Ә.) һәм Шеңшеңәр авыл җирлеге(авыл җирлеге башлыгы Галиев Р.Н.) тарафыннан үзләренә карата зур игътибар, җылы мөгалләмә тойдылар. Чөнки җитәкчеләр Шеңшеңәр мәдәният йортында мул табын әзерләп, өлкәннәребезне корбан ашына чакырдылар.
Бәйрәм барышында Шеңшеңәр һәм Ор авылы имамнарының үтемле итеп вәгазь сөйләүләрен тын да алмый тыңлап утырдылар. Бәйрәм белән котлау өчен эстрада артисты, җырчы Фердинант Сәлаховны да кунакка чакырганнар иде. Өлкәннәребез үзләре дә, җырлап-биеп күңел ачтылар.
Бәйрәм азагына якынлашканда, мондый очрашулар соңгысы булмасын иде дип, мул табын әзерләп, аларны кунак иткән җитәкчеләргә, хезмәткәрләргә йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен әйтеп калырга ашыктылар.
Фотолар авторныкы
Зөлфия Галиева,
Шеңшеңәр авыл
китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250