Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шеңшеңәр Рәсәй күләмендә иң яхшылар арасында икенче урында

Республика күләмендә үткәрелгән авыл җирлекләре арасында торак пунктларын төзекләндерү һәм матурлау юнәлешендә "Иң яхшы авыл җирлеге" конкурсында Шеңшеңәр авыл җирлеге 2014 ел нәтиҗәләре буенча өченче урын яулаган иде. Шушы көннәрдә тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште. Шеңшеңәрлеләр Рәсәй күләмендә икенче урынга лаек булган.

Шеңшеңәр авыл җирлеге төзеклеге буенча әллә каян балкып тора. Чисталык мәсәләсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Үзара салым акчасын да башка җирлекләрдәге кебек юллар, чишмәләрне төзекләндерергә тоталар. Быел исә бу акчаларга Ор авылында балалар өчен уен мәйданчыгы эшләп куйганнар. Бу идеяне тәкъдим иткән Шеңшеңәр җирле үзидарәсе рәисе Раузит Галиевка Ор авылы халкы бик рәхмәтле. Дәүләтебез үзара салым программасын уйлап тапмаса, Раузит Накыйпович башлап йөреп, аны төзетмәсә, балаларыбызның мондый матур, заманча мәйданчык күрәселәре юк иде, ди алар.
Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Бөрбаш авыл җирлеге дә Шеңшеңәр кебек олы мактауга лаек. Биредә дә авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып бик күләмле эшләр башкарылды. Бөрбашта урамнарның чисталыгы, йортлар, каралты-кураларның төзеклеге күзгә ташлана. Шулай ук Алан, Бөрбаш Сәрдегәнендә дә юллар, чишмәләрне ремонтландылар. Моннан тыш, Бөрбаш авылында Сабантуй була торган урынны җәннәт бакчасы иттеләр. Биредә авыл бәйрәменнән тыш, Бөтенрәсәй мөселман балалар Сабан туе гөрләп узды. Биредә зур колачлы эшләр башкаруда җирле территорияләрдәге авылларда яшәүчеләрнең үзара салымны 500әр сумнан җыюның да ярдәме зур булды. Киләчәктә исә бөрбашлыларның да хезмәт нәтиҗәләрен республика, Рәсәй күләмендә күреп сөенербез дип ышанабыз.

Нөнәгәр, Пыжмара авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчасына авыл урамнары, юллар, чишмәләр, гомумән, монда яшәүчеләр үзләре кирәк дип тапкан күп әйберләр төзәтелде, яңартылды. Әйе, беркемгә дә сер түгел, авылның төзеклеге, чисталыгы беренче чиратта аның халкына бәйле булса, икенчедән ул туп-туры үзара салым акчасына барып тоташа. Чөнки күпчелек төзекләндерү эшләре шушы акчага башкарыла.

Район башлыгы тарафыннан үзара салым акчасын җыю 100 процент итеп башкарылырга тиеш дип әйтелсә дә, моңа салкын караучы райондашларыбыз да бар әле. Хәзер андыйларны штрафка тарта башладылар.
Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250