Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шеңшеңәрдә Җиңү бәйрәме зур хәзерлек белән үтте

Һәр елдагыча Шеңшеңәр авыл җирлегендә 9 май - Җиңү бәйрәме зур әзерлек һәм оешканлык белән узды.

8 май көнне укучылар "Ул көннәрнең даны мәңгелек!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж куйдылар. Мәктәп укучылары, детсад балалары ветераннарны котладылар, алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр. Быелгы бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары белән бергә сугыш чоры балалары да чакырылды. Аларны колхоз рәисе Хаҗиев Хәлил Әгъ ләм улы үзенең йөрәгеннән чыккан хисләре һәм сүзләре белән чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Сугыш чорында башкарган эшләренә соклану хисләре белән сөйләде. Сүз шулай ук районнан килгән вәкилгә дә бирелде. Зәкиева Алия Юныс кызы да бәйрәмгә килгәннәрне җиңү көне белән тәбрикләде. Киләчәктә дә аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Бәйрәм мәктәптә чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше дә митингтан һәм чәй табыныннан бик канәгать булып киттеләр. Авыл җирлегенә, колхоз идарәсенә, мәктәп коллективына үзләренең зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Безне шундый кызу эш көнендә хөрмәтләгән, бәйрәм иттергән өчен, үзегезнең киләчәк эшегездә уңышлар гына телибез,- дип бәйрәм табыныннан таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250