Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шеңшеңәрнең иманлы балалары (+фото)

Язгы кояш тиз арада Җир-анабызны кар-юрганнан арындырган мәлдә, кыш буе кеше күзенә күренми качып яткан чүп-чарлар да калкып чыга. Алар калкып чыга тора, яннарында яңалары пәйда була тора...

Юл буйларында тәмәке төп­чеге, сыра шешәләре, кәгазь ауный. Машинада барган вакытта күпләр эчемлек, ризык капларын, уйлап та тормыйча, тәрәзә­дән очырып кына җибәрә. Тартучылар, тәмәке тартып бер гөнаһ алса, аның тартмасын, төпчеген аяк астына ташлап, тәрбиясезлек күр­сәтә.
Аллаһы Тәгалә безгә динебездә һәр яклап та чис­та булырга һәм чисталыкка омтылырга боера. Мө­селман кешесе үзе­нең җанын да, тәнен дә, киемен дә, яшәү урынын да, һәрбер җәмәгать урынын һәм табигатьне чиста тотарга тырышырга тиеш. Бу турыда Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйтте: "Чисталык ул - ярты иман", - диде.
Иманлы балалар бар әле арабызда, Аллаһыга шөкер. Бар кеше дә ташлый мин дә ташлыйм дип уйламый алар. Авыл уртасыннан үтүче күпер тирәсендәге, үзәк юл тирәсендәге чүп-чарны, мәктәптән кайткач, үз инициативалары белән җыештырып капчыкларга тутырып та куйдылар. Димәк, табигатьне саклау турындагы әңгәмәләр бушка булмаган. Балалар күңеленә әдәплелек "орлыклары" сала алганбыз, алар үз чиратында шытып чыгар, бөреләнеп чәчәк атар. Табигать-анабыз язмышына битараф булмаган буын - киләчәккә безнең өметебез. Эшләгәннәре җәмгыять өчен булса, кечкенәдән тәртипкә, чисталыкка өйрәнеп үсү - балаларның үзләре өчен. Ә башкалар балалар эшләгән эшкә хөрмәт белән карасыннар иде. һәркем үз кулындагы чүпне урынына илтеп салса, тирә-ягыбыз ямьле, күңелле булыр иде.

Зөлфия Галиева,

Шеңшеңәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев