Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шешәне читкә «этәрик»!

Эчкән әниләрнең тәүбәгә килүе, әле «йомырка сарысы» ннан чыкмаган яшьләрнең эчеп «батырланып» йөрүләре 18нче ноябрь көнне булып узган комиссия утырышында каралып, аларга тиешле җәза бирергә мәҗбүр итте.

Балигъ булмаганнар белән эшләүче һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия әгъзаларына нинди генә гаиләләр белән очрашырга туры килми. Баштарак алар хәлне уңай якка борып җибәрү максатыннан туры юлдан «тәгәрәүчеләргә» үгет-нәсыйхәт аша да, башка юллар белән дә ярдәм итеп карасалар, тора-бара моның файдасы булмавын күрәләр. Ә ахыр чиктә шешә белән дуслашканнар барыбер комиссия әгъзалары каршына килеп ярдәм сорый.

Мәсәлән, Рәзинә Сәмигуллинаны гел кәеф-сафа корып йөреп, балаларына тиешле игътибар бирмәгән өчен аналык хокукыннан мәхрүм итәләр. Тик берничә ай элек алкогольгә каршы дәваланып кайткан ана бүген­ге көндә кире аналык хокукын кайтарырга тели. Комиссия әгъзалары Рәзинәнең фикерен тыңлаганнан соң, бу мәсьәлә белән якыннанрак танышырга һәм бары шуннан соң гына берәр нәтиҗәгә килергә булды. Кече Лызи авылында яшәүче Римма Закированың бер айлык баласын алып, вакытлыча район хастаханә­сенә урнаштырып торалар. Бала белән ананың аерылышуының төп сәбәбе - Римманың шешә белән артык мавыгуы. Римма да Рәзинә кебек үк дәваланырга барырга теләвен һәм бүген үк (ягъни 18нче ноябрь көнне) юлга кузгалачагын белдерде. Киләчәктә ул да туры юлга басып, өендә тиешле ремонтлар ясап, бала кайтканчы йортны тулысы белән яшәрлек итеп әзерләп бетерергә сүз бирде. Чират буенча өченче булып каршыбызга бер өем яшьләр, аларның әтиләре һәм укытучылары кереп басты. Сәбәбе: Яңа Салавыч авылы егете Рифкать исән-сау туган ягына әйләнеп кайткач, әти-әнисе бай өстәлләр әзерләп, бәйрәм оештыра. Яшьләр чәй янына мәен дә булдырып, кичне дәвам итәргә клубка чыгып китәләр. Анда үзләренең бөтен «сәләтләрен» күрсәтеп, полиция хезмәткәрләренә эләгәләр һәм аларга карата беркетмә төзелә, шул ук вакытта кичке сәгать уннан соң балигъ булмаган баласының кайда булуы белән кызыксынмаган әтиләргә дә җавап тотарга туры килде.

Комиссия жыелышы бик эшлекле үтте, анда берсеннән-берсе мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Тыңлый һәм ишетә белгән кешеләр өчен киңәшләр бирелде. Киләчәктә дә комиссия үз эшендә, язмыш алдында бер үзләре калган балаларга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250