Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шөкер, 2015 елны исән-сау озаттык

Гадәттә район халкы, елныӊ соӊгы көнендә, кичке якта табын өстәлләре артында бераз сыйланып алгач, үзәк чыршы янына күӊел ачарга юл тота. 2015 елны озату киче дә башкалардан әллә ни аерылмады дисәк буладыр.

Хәер, аермалык бар: беренчесе - еш яӊгырлар явып торса да, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнеӊ тырышлыгы белән балаларныӊ күӊелен күрә торган кардан-боздан төрле сыннардан зур мәйдан булдырылган.
Икечедән, нәкъ шушы соӊгы көнне һава торышыныӊ гаять салкын булуы булгандыр. Алай дисәк, моннан салкынрак еллар да булгалады инде. Нигәдер, халык бу елны пассиврак булдымы шунда?!
Яӊа елны каршылап бирелгән солютныӊ иртәрәк һавага җибәрелүе һәркемдә бары кәнагәтьләнү хисе генә тудырды бугай. Салют әйбәт булды! Халык, салкыннан качып, кайтырга юнәлгәндә, үзәк чыршыдан ерак түгел һавага җибәрелгән янәдән бер салют бәйрәмгә аерым ямь өстәде, дип әйтә алабыз.
Районыбыз артистларыныӊ чыгышлары арасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары тарафынан, ясалган сыннар өчен шәхси хуҗалыкларны бүләкләүләр, район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ Яӊа ел котлавы урынлы булды.
Бу кичәдә, киенеп, костюмнар яклап, чыгыш ясаучылар нигәдер тагы да азайган. Кыш бабай белән Кар кызы үзәк чыршы янына килгәнче район үзәк хастаханәсенә барып, авыручыларны һәм кизүдә торган медицина хезмәткәрләрен котларга да өлгерделәр.
Яӊа, 2016 елны каршылаганнан соӊ, үзәк чыршы янына килүчеләрне дә «салкын бабай» куркыткан иде ахры. Бер ничә дистә ел элек, кайры тун, башка куян бүрек, аякка итек киеп таӊга кадәр биючеләрне салкыннар куркытмый иде. Дөресен әйткәндә, күп кешедә, аныӊ туны түгел, кияргә итеге дә юк бит хәзер.

Шөкер, барлык шатлык, борчу-мәшәкатьләре белән 2015 елны исән-сау озаттык. Исәнме, Яӊа, 2016 ел! Төкле аягыӊ белән!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250