Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шодада да Маймыл елына ныклы адымнар белән атлаганнар (фото)

Шода авылында да бал-маскарад бик оешкан төстә үткән. Башка кечкенә авыллардагы кебек үк биредә дә мәктәп-бакча, клуб һәм китапханә, медпункт хезмәткәрләре бәйрәм чарасын бергәләп әзерләгән, балалар да читтә калмаган, шәхси эшмәкәрләр дә үз өлешләрен керткән.

- Елның-елында авылыбыз фельдшеры Ләйсән Габделхакова бәйрәм өчен сценария яза, биюләр өйрәтә. Эш сәгатьләреннән соң репетицияләр ясап, бик ныклап әзерләнәләр. Авылдашлары өчен шулай җан атып йөргән Ләйсәнгә зур рәхмәт әйтәсебез килә. Гомумән, әлеге бәйрәмне әзерләүдә көче кергән һәркемгә авылдашлар исеменнән олы рәхмәт хисләребезне ирештерәбез, - ди Резеда Низамова.

Бәйрәм чарасы маскарад костюмнарына да бик бай булган. Җырлар, биюләр дә чарага ямь өстәгән. Кыскасы, кунаклар да, авылдашлар да бәйрәмнән бик канәгать калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250