Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шодада гомер агышларын санадылар (+фоторепортаж)

Шодада лаеклы ялга китүчеләр өчен “Гомер агышлары” дип исемләнгән зур бәйрәм оештырдылар.

Зөлфия Дәүләтшина, Гөлниса Корбанова, Рәхилә һәм Шамил Фазылҗановлар, Рузилә Низамова хөрмәтенә бу көнне иң изге теләкләр, моңлы җырлар яңгырады, алар хөрмәтенә иң дәртле биюләр сәхнәгә куелды.

Юбилярларны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары кайткан иде. “Якты юл” җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин да һәрберсенә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Әлеге матур гадәт Шода авылында бик күптәннән яшәп килә. Һәр елны февраль аенда лаеклы ялга китүчеләр өчен матур чара оештырыла. Чараның максаты яшәлгән еллар, башкарган эшләргә беркадәр нәтиҗә ясау гына түгел, ә хезмәтләре белән макталган әлеге авылдашларны яшь буынга үрнәк итеп күрсәтү. Әлбәттә, бер генә чара да җыр-моңсыз үтми. Ә инде тальян тавышы ишетү һәркем өчен рәхәт мизгелләр бүләк итә. “Гомер агышлары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә кунак буларак чакырылган Кунырның игезәк егетләре Эльмир һәм Эльвир Зиятдиновлар тамашачыны җырлатты да, елатты да. Өздереп гармун, тальянда уйлауларын тамашачы тын да алмый тыңлады.

– Бәйрәмебезне кабатланмас иткән авылыбыз үзешчәннәренә, гармунчы егетләр Эльмир һәм Эльвир Зиятдиновларга ихластан рәхмәт сүзләре ирештерәм, киләчәктә һәрбарчасына зур уңышлар, сәламәтлек телим, – дип изге теләкләрен ирештерде чара ахырында клуб мөдире Венера Фәйзрахманова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт