Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шодада кышны озаттылар (+фото)

Шода авылында кыш озату бәйрәме булды

Шәхси эшмәкәрләр Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар Шода авылы халкы өчен зур бәйрәм ясады. Үзләре күрше Куныр авылында яшәсәләр дә, Шода авылында кибет тотканлыктан, биредә алар үз кеше, авыл тормышы белән янып яшиләр. 

- Авыл халкына бәйрәм ясыйсыбыз килде. Кунаклар да бик күп кайткан иде, күңелле булды. Кайнар чәй һәм коймагы, шашлыгы,  лотерея уены, концерт номерлары, уеннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Җирле җитәкчеләр дә булышлык күрсәтте, рәхмәт аларга. Кичен исә клубта уеннар белән шаулатып дискотека оештырдык. 90 еллар дискотекасын хәтерләтте, рәхмәт сезгә дип кат-кат рәхмәт әйттеләр, - ди Айгөл.

Чыннан да, авыл халкы Муллагалиевларга бик рәхмәтле. Төп эшләреннән тыш, күңел биреп бәйрәм ясаулары мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шода авылы кыш озату