Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шофер җәяүлене, җәяүле шоферны хөрмәт итсен!

Районыбызның һәр мәктәбендә дә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшли.

Сентябрь - юл хәрәкәтен пропагандалау айлыгы итеп игълан ителгәч, мәктәпләрдә эш аеруча җанланып китте. Әлеге юнәлештә төрле кичәләр, конкурслар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрәләр. Балтач урта мәктәбе, гимназия, Кече Лызи мәктәбенең яшь инспекторлары бу юнәлештә аеруча актив эш алып барды. Яшь инспекторлар беренче сыйныфка укырга кергән балаларны җәяүлеләр клубына кабул итеп, аларга юл аркылы ничек үтәргә, транспортта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Балтач мәктәбенең яшь инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре Габдулла Ганиев белән бергә юлга чыгып, шоферларны юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, җәяүлеләргә тиешле урында юл биреп, аларны хөрмәт итеп йөрергә өндәделәр һәм шул хакта язылган белешмәлекләр (памятка) тапшырдылар (рәсемдә). Кече Лызи мәктәбендә беренче сыйныф укучыларына җәяүлеләр юл аркылы ничек дөрес итеп чыгарга, ә автобус белән йөрүчеләргә иминлек каешын дөрес итеп куярга өйрәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен яшьтән өйрәнсәк, балалар аны бервакытта да онытмаслар һәм бозмаслар дигән теләктә калыйк.

Район ЮХИДИ бүлеге


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250