Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәп яңалык: «Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога» дигән китап дөнья күрде

«Тирән тамырлы Түнтәрем», «Җиде бабаңны беләсеңме?», «Аллаһка якынаю юлында», «Түнтәр авылының мәчет-мәдрәсәләре тарихы», «Тарих һәм чынбарлык», «Хәтер сандыгы» исемле һәркайсы Түнтәр авылы тарихын төрле яклап яктыртучы, кыйммәтле мәгълүматлар, күп сандагы тарихи фотолар, документлар белән баетылган китаплар авторы – мәгариф ветераны Рәфхәт абый Зариповның шушы көннәрдә тагын бер саллы китабы дөнья күрде.

«Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога» дип атала ул. Күләме, бизәлеше, эчтәлеге ягыннан да моңа кадәрге китапларыннан бер баскычка өстенрәк булган бу китапның язылу тарихын автор үзе менә ничек дип сөйли:

–Моннан өч ел элек мин авылыбыз халкына мөрә-җәгать белән чыктым: «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз төзелүнең 90 еллыгына китап эшлик, хәтеребезне барлыйк», – дидем. Моңа кадәр басылган китапларым һәркайсы күләмле булса да, тиражлары 50-100 тирәсе генә иде. Нигездә китапханәләргә, өлешчә авылдашларга бүләк иттем. Аларны интернетка да куйдым. Сайтларымда авыл тарихын, соңгы 50 елдагы тормышын яктырткан бер меңнән артык, «Вконтакте» битемдә ике меңнән артык фотоларым бар. Ләкин алар һәркем өендәге өстәл китабын алмаштыра алмый. Мин тасвирлаган язмалар башкалар өчен гаилә ядкаре булмый. Аны һәр гаилә үзе язарга тиеш. Минем тәкъдимне шунда ук хуплаучылар да, шикләнеп караучылар да, хәтта «Нәрсәгә кирәк?» диючеләр дә булмады түгел. Әмма эш башлангач, бер генә гаилә дә битараф калмады. Авыл халкы дәррәү купты. Бер гаиләдән икешәр, өчәр кеше истәлекләр белән уртаклашты. Бер ел дигәндә халыктан 500 битлек гаилә тарихлары (250 битлек булса дип планлаштырган идем), 1180 фоторәсем тупланды... Мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, гаиләм бу эшләрдә төп ярдәмчеләрем, киңәшчеләрем булды...

Күмәк хезмәт белән, иганәчеләр ярдәме белән дөнья күргән китап 943 биттән тора, 2450 фото, күпсандагы документлар бар. Беренче бүлеге татар халкы язмышы белән бәйләп, кыскача авыл тарихы булса, икенче бүлектә авыл кешеләре үз куллары белән язган гаилә истәлекләре. Сыйфатлы кәгазьдә, төсле итеп эшләнгән, йөгерек тел белән язылган бу китап чыгышы белән Түнтәрдән булмаган кешеләр өчен дә кызыклы, укылышлы килеп чыккан. Гыйбрәтле язмышлар уйландыра да, сагайта да.

–Кызганыч, кайбер әби-бабайлар безнең балалар да, оныклар да китап укымый, авыл тарихы, әби-бабайлар тарихы белән кызыксынмый, ди. Күпләр исә балаларны, оныкларны ана телендә укырга, гаилә тарихын өйрәнергә өндәү әти-әнинең бурычы булып тора дип саный, – ди Рәфхәт абый. – Яшьләребез әти-әни, әби-бабайларыбызның язмышын өйрәнсен, аларга догада булсын, авыл, гаилә тарихы белән горурлана белсен иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев