Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәрдәме, авылдамы ял итәр урының бармы

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015нче ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.

Әлеге ел кысаларында ял итү зоналарын реконструкцияләү буенча зур күләмле программа тормышка ашырыла. Республика Президенты уйлавынча паркларны, скверларны төзекләндерү халыкта ял итү культурасын арттырачак. Монда һәркем күңеленә шөгыль табарлык шартлар тудырырга кирәк. Республикада 2015нче елда 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча каралган.

Безнең районда бу җәһәттән нәрсәләр эшләнә? Шуны ачыклау өчен районның баш архитекторы Шамил Борһанов белән очраштым.
- Иң элек муниципаль берәмлекләр, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, предприятие, оешма җитәкчеләре белән берлектә, Парклар һәм скверлар елында башкарылырга тиешле эшләр буенча районда зур киңәшмә уздырылды, - дип сөйләп китте ул. - Булганнарын яңартыйкмы, яңаларын торгызыйкмы - уртага салып сөйләштек. Яңа ел үткәрелә торган Балтачтагы үзәк ял паркын һәм район Сабан туе мәйданың халык рәхәтләнеп ял итә алырлык итеп яңартырга булдык.

- Балтачтагы үзәк паркта узган ел да байтак эшләр эшләнде түгелме соң?
- Әйе, 1 гектарга якын мәйдан коймалап алынды, капка - арка эшләнде, махсус яктырткычлар куелды. 100 төптән артык агач утыртылды...
Спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Сабантуй паркында булачак спорт мәйданчыгына комны үзе карап тараттыра.
Әмма эшлисе эшләр дә күп әле. Атынчыклары, комлыклары, шугалаклары... булган балалар өчен уен мәйданчыгы, Нариман урамы ягында 50ләп урынлы автотукталыш ясыйсыбыз бар. Фонтан белештек, аның җиһазларын кайтарып урнаштырасы бар. Бистә җирлегеннән җыелган үзара салым акчасы нигездә шуларга тотылачак. Халык аңлап, үз өлешен вакытында кертсә, бу эшләрне җәйге матур көннәрдә башкарып булыр иде.

- Бүтән җирдән акча юкмени?
- Парклар һәм скверларны тәртипкә китерүгә республика бюджетыннан районга 8 миллион 806 мең сум акча бирелде. Аның 300мең сумы проект эшләгән оешмага түләүгә китте.

- Бүлдерим әле, архитектор буларак, проекны үзегез эшләмәдегезмени?
- Ике объектка да проектларны минем эскизлар буенча «Стандарт» проектлаштыру җәмгыяте эшләде. Бу республика буенча шулай куелды.

- Проектка түләгәннән калган 8 миллион 500 мең сумнан Балтачтагы үзәк паркка өлеш юкмени?
- Бу парк 2013нче елда референдумда халык ризалыгы белән үзара салым акчасына яңартырга карар ителде һәм нигездә шул акчага эшләнә дә. Ә Парклар һәм скверлар елы уңаеннан республикадан бирелгән акча тулысы белән «Сабантуй» паркына тотылачак.

- Казан кебек зур шәһәрләрдән кайтучылар сокланырлык парк булачактыр инде, алайса.
- Минем эскизлар буенча эшләнгән бу мәйданда район Сабан туе 1997нче елдан үтә башлады. Парклар һәм скверлар елы уңаеннан программа кабул ителгәч, алда әйткәнемчә киңәшеп, халык елның теләсә кайсы вакытында ял итәрлек типовой парк ясарга булдык. Урыны иркен, 2 гектарга якын җир били. Башта утырткан агачлар үсеп җитеп, яшеллеккә төренеп утыра. Быел яз тагын 500 төптән артык агач утыртылды. Яктырткычлар куелачак, бардюрлар белән юллар асфальтлана, өч урынга зур капка - аркалар куела, заманча сәхнә эшләнә, утыргычлар яңартыла. Чүп савытлары куела. Типовой туалет эшләнә. Спорт мәйданчыклары булачак. Пляж волейболы, пляж футболы, волейбол, бадминтон һәм башка күп спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Чаңгы мобиль комплексы кайтару турында сөйләшенгән. Монда чишенү-киенү бүлмәләре, прокатка чаңгылар алу мөмкинлеге булачак. Эш арасында барысын да хәтерләп тә булмыйдыр. (Сабантуй мәйданында очраштык.Х.Н.)

- Үзегез дә көн саен биредә. Спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да монда. Мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре дә күп икән. Ярты Балтач монда күчкән кебек...
- Волонтерлар алар. Эшне бетермәсәк тә, мәйданны район Сабан туен халыкны кабул итәрлек хәлгә китерү өчен ашыгабыз. Балтачтагы бюджет оешмаларының да, предприятиеләрнең дә ярдәме зур. Иганәчелек итүчеләргә дә рәхмәтле без. Аңлыйлар. Балтачыбызда шушындый ял үзәкләре булуның халыкның үз рәхәтлеге өчен икәнлеген.
- Әйе, республика җитәкчесенең парклар һәм скверлар проблемасын күтәреп чыгуы бик вакытлы һәм кирәкле булды. Инде шуның буенча тәкъдим ителгән программаны үтәү үзебездән тора. Беренче чиратта бу, Шамил Фәһимович, Сезнең кебек эшне оештыручылардан тора. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250