Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шубан егетләренең изге гамәле турыда биредә укы

Шубан авыл җирлегендә дә бу көннәрдә өлкәннәребезне зурлау, хөрмәтләү буенча төрле максатчан чаралар үткәрелә.

Һәр ел саен илебез буенча октябрь башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Безнең Шубан авыл җирлегендә дә бу көннәрдә өлкәннәребезне зурлау, хөрмәтләү буенча төрле максатчан чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә авылыбызның бертөркем егетләре үз теләкләре белән Югары һәм Түбән Шубан авылылларында яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабаларыбызның өйләрендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен сорашып, бәйрәм белән котлап, үзләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм күчтәнәчләрен таратып чыктылар.

Ә өлкәннәребез яшьләребезнең үзләренә күрсәткән хөрмәтләре өчен куанып, хәер-догаларын кылып, чын күңелдән олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сәгурә Васильева,
Шубан авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне