Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шулай да була...

Алар яратып өйләнештеләр. Өч ел буе бер-берсен сынарга да, мәхәббәт диңгезендә йөзәргә дә вакытлары булды. Никах кичәсен дә, туйны да шау-гөр килеп үткәрделәр.

Кызлары Алисә тууны көтеп алдылар. Шатлыгыннан Нияз нишләргә белмәде. Гел баласы янында бөтерелде.

Бөтен дөньяны тез чүктергән явыз авыру аларның ишеген какканда, Алисәгә нибары 3 яшь иде. Никадәр бирешергә теләмәсә дә, Нияз авыруны җиңә алмады...

Әй, сагынып та карады Алисә әтисен. Башта кайда икәнен әйтмәсәләр дә, биш яшен тутыргач, каберенә алып барлылар. Аннан ул бераз тынычланып кайтты. Һәркайда үзен әтисе күзәтеп торадыр кебек тоелды. Тукта! Әнисе янында эскәмиядә әтисе утыра түгелме соң? “Әти!” – дип дәшкәнен сизми дә калды кыз. Әнисе аптырап, бер кызына, бер эскәмиянең теге башында утырган ир-атка карады.

Сөйләшеп киттеләр. Үзен Саша дип таныштырган ир-егет белән уртак сүзләр тиз табылды. Алисә дә алар уртасында күңел тынычлыгы тапты кебек. Күрше йортларда гына яшәгәнгә, очрашулар күбәеп китте.

Саша бергә булырга тәкъдим ясаса да, Сәлимә тиз генә ризалашмады. Гомер буе катнаш никахтан куркып яшәде ул. Аның белән танышырга Сашаның әнисе үзе керде. Читтән күзәтеп йөреп тә, күршеләреннән ишетеп тә бу татар хатынының иплелеген, тырышлыгын, булдыклылыгын ошатып өлгергән иде.

–Каршы булмасаң, бергә яшәгез. Теләгән динеңне тотарсың. Улым сезне, бигрәк тә кызыңны ярата. Кызың да аннан күзен алмый. Мин сезне үзебезнең гаиләгә бик теләп кабул итәм.

Бу сүзләргә ышанып җитмәсә дә, Сәлимә Сашаның тәкъдимен кабул итте. Аннан да бигрәк Алисә белән Саша шатланды кебек. Өйләнеп караган булса да, балалары булмаган, хатыны күңел ачуларны бик яраткан. Инде аерылганнарына да биш ел вакыт үткән.

Хәзер алар гаиләләре белән Сашаның әнисендә – Евдокия Васильевналарда кунакта булырга яраталар. “Оныгым белән сөйләшергә җайлырак булыр”, – дип, татар телен өйрәнү курсларына да язылган ул. Тагын бер онык өстәлгәч тә, әбиләре Алисәне яратудан туктамады. Авырлыклар килгәндә, бер-берсенә терәк булып, матур гына яшәп ятулары. Күзләр генә тимәсен.

Зөләйха Хафизова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш