Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә шулай да Җиңү безнеке!

Бүген Субаш авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм булды.

Шул уңайдан кичә 71 агач утыртылып, җиңү яулаган әби-бабайларыбыз тагын бер кат хөрмәтләнгән. Чарага барлыгы 14 тыл ветераны һәм 46 сугыш чоры балалары чакырулы иде. Субаш авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары калмаган инде, шулай да әлеге чарада тумышы белән Каенсар авылыннан булган, Чепья авылында яшәүче Гарифҗан Галиев катнашты.


Мәдәният йорты хезмәткәрләре сугышка багышланган җыр куюга кояш бер мәлгә болытлар артына качып алды. Гүя ул да җиңү иртәсе нинди авырлыклар белән килүне аңлатырга теләде. Ветераннар өчен әлеге очрашу бәйрәм тантанасы гына түгел, ә бер-берсен күрү, рәтләрен барлау, хатирәләрне сүтү, тормыш вакыйгаларыннан бүлешү мөмкинлеге дә иде.


Чараны көчле чыгыш башлап җибәрсә, "Үлемсез полк"ның мәйданга керүе бәйрәмгә үзгә төсмер биреп, өлкәннәребезнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Мәктәп укучылары тарафыннан бик эчтәлекле концерт күрсәтелеп, килгән кунаклардан изге теләкләр яңгырады. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиев, Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин өлкәннәребезгә рәхмәт әйтеп, баш иделәр. Җиңү бәйрәмен һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамладылар.


Чара барышында һәйкәл урнашкан мәйданны күзәттем, матур-матур агачлыклар арасында урнашкан ул. Тик менә тынычлыкны гына карга тавышлары боза. Су буенда сыеныр урыннары калмаган кошлар аны биредән тапканнар. Бер минутлык тынлык вакытында да аларның тавышлары немец солдатларының каршылыклары кебек тоелды миңа. Ә шулай да Җиңү безнеке!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250