Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шундый булып кал

Норманың иң эшчән, үтә дә сабыр, тырыш - Рәхимулла абый белән Мәфтуха апаның өченче балалары булган Ризидәнең хезмәт биографиясе Кариле балалар бакчасында башлана. Ул үзенең бөтен белемен һәм тырышлыгын шушы бакчада тәрбияләнүче балаларның сәламәтлегенә багышлый. 30 еллык тәҗрибәсе бар аның монда.

1984нче елда Кариле егете Мәгъсүм белән гаилә коралар. Тик Ризидәне алда зур сынаулар көткән икән. 1996нчы елның көз аенда аларга зур кайгы килә. Аяз көнне яшен суккандай, яраткан ире, балаларының яраткан әтиләре Мәгъсүмне фаҗигале үлем бакыйлыкка алып китә. Ике бала: олысы Фәриткә - 11, кечесе Лилиягә 8 яшь. Аның бәхетеннән үзенең төп йорттагы әти-әнисе, абыйлары аңа сердәшче дә, булышчы да булдылар. Башта ул сынган канат белән яшәүне күз алдына китерә алмый, алда караңгылык, бар да беткән кебек тоела.

Тормыш дәвам итә. Ризидә зур йортның «камытын» үзенә кия. Максат бер: балалар өчен яшәргә, аларны кеше итәргә, төп нигездә әти-әниемә, абыйларыма ярдәм итәргә. Ул сүзендә тора: әти-әнисен дә үзе карап, тәрбияләп соңгы юлга озатты. Улы Фәрит Казан мәдәният институтын тәмамлап Казанда эшли, кызы Лилия чит телләр белгече, икесе дә гаилә корып Казанда яшиләр.


Үтә дә сабыр, тыйнак, кирәк җирдә үз сүзен әйтә белә торган гадел һәм төпле киңәшен бирә белгән үрнәк шәхес ул безнең шәфкать туташыбыз Ризидә. Мәрхәмәтле, киң күңелле, шәфкатьле, тырыш, ярдәмче, кешелекле хезмәттәшем белән чын күңелдән горурланам. Аның һаман көләч йөзле, сөйкемле, сабыр булуын теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250