Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шундый матурлар, шундый сөйкемлеләр"

Бервакыт шау-гөр килеп бер көтү балалар килеп керде. Нәрсә булган дип ишекне ачсам...

Бервакыт шау-гөр килеп бер көтү балалар килеп керде. Нәрсә булган дип ишекне ачсам, бик матур итеп сафка тезелеп: “Әби, сезне өлкәннәр көне белән котлыйбыз”, диләр. Күп итеп күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бу балалар балтач гимназиясенең тимурчылар отряды икән. Шундый матурлар, шундый сөйкемлеләр. Аерым-аерым матур теләкләр теләделәр. “Әйдәгез, балалар, өйгә керегез, бергә-бергә табын корып, чәй эчик”, дим. Юк, кермибез, диләр. Шундый тәүфыйкле балалар үстергән әти-әниләргә, тәрбияле укучылар укыткан укытучыларга, зур рәхмәтемне белдерәм. Күкләребез гел аяз булып, балаларның шат лмаюлы йөзләрен күрергә язсын. Беркайчан да авырмасыннар.Укуларын яхшы гына тәмамлап, олы тормышка аяк бассыннар, дип хат юллаган хезмәт ветераны Зәйтүнә әби Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне