Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шушма җанлана башлады (+фото)

Быел кар күп. Язгы ташу да гайрәтле булыр кебек тоела. Инде февральдә үк район хакимиятендә узган киңәшмәләрдә язгы ташуга хәзерлек мәсьәләләрен карадылар. 

- Чыннан да, быел кар күп, карда суның запасы да 110 процент дип әйтелде МЧС тикшергәннән соң, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та.

Шулай да быел туң юк. Булган кар эреп, сеңеп бетәр, бәлки, дигән фаразлаулар да булды. Язгы ташуга хәзерлек буенча киңәшмәләр үткәрелде, җаваплы иптәшләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Җирлек башлыкларына авылдагы эшләрне оештыру, канаулар казу, күпер башларын чистарту эшләрен контрольләү йөкләнде. Күперләрне, елгаларны карау буенча да фикерләшү булды, ХЭС оешмасы белән елгалар чистартылды.

Күперләрне “Русремстрой”, юлларны“МДСУ-1” оешмасы чистарта. Шушма, Кугуборка, Арбока, Көшкәт елгалары буенча җирлек башлыкларына күзәтү оештырырга кушылды, кирәк җирдә бозны вату мөмкинлеге дә бар, заявкалар күптән бирелде. Су басу куркынычы яный торган бистәнең Комсомол, Тукай урамнары һәм инде Борнак, Чутай авылы ныклы контрольдә тора.

Табигатьне белеп булмый, без сак булырга, иминлек чараларын күрергә тиешбез. Куркыныч янаган йортлар-хуҗалыклар кисәтелде. Уңыш өчен суның җиргә сеңеп баруы кирәк. Көзлектә яңгырлар да булмады, җиргә дым бик кирәк. Кар астыннан чыккан чүпләр дә күзгә ташлана башлады, аларны чистартсыннар иде, өй тирәләренә вакытында канаулар казырга, түбәдәге карларны вакытында төшерергә кирәк. Юешләнә барган саен алар авыраялар.

Бюджет оешмаларында инде бу эш яз башында ук оештырылды. Алла боерса, язга ташулар тыныч кына үтәр дип уйлыйм, Аллаһ ташламас. 

Язгы ташулар имин үтсен, җир йөзендәге барлык авырлыкларны, борчу-мәшәкатьләрне алып китсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу