Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шушма буенда заманча парк

«Иҗтимагый киңлекләр» федераль программасы кысаларында районыбызда тагын бер бик матур парк барлыкка килде. Ул Шушма елгасының яр буенда урнашкан. Әлеге паркны төзү эшләрен «Мелиоратор» оешмасы башкарды. Быелга планлаштырылган эшләр инде тәмаммы? Икенче елга биредә тагын нәрсә эшләнәчәк? Әлеге сорауларга оешма җитәкчесе Хәниф Бариев җавап бирде.

Балтачыбызда елдан-ел берсеннән-берсе матур парк-лар барлыкка килә. Аларда йөрү, тирә-яктагы матурлыгын күреп хозурлану күңелдә горурлык хисе уята. Ниһаять, бездә дә шәһәрләргә генә хас матур ял итү урыннары барлыкка килә башлады. Узган ел «Салкын чишмә» паркы ачылышыннан соң бистәбез халкының аны яратуы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле сәфәре барышында анда булып, югары бәя бирүе дә күпне сөйли. Редакциябез белән янәшә эшләнә башлаган парк төзелешен дә башыннан алып быелгы этабы тәмамланганчы күзәтә алдык. Коры җирдән шундый матурлык төзеп куя алу бу хезмәтне башкаручыларның үз эшләренең чын осталары булуын тагын бер кат дәлилли. Әлеге матурлык артында күпме хезмәт салынганын, көч түгелгәнен без үзебез күрә алдык.

Бүгенге көндә заманча, күз явын алырлык парк урнашкан урында яз көне Хәниф Нәкыйпович һәм районның баш архитекторы Шамил Борһанов белән эшләрне планлаштырган вакытта булырга туры килде. Балчык өемнәреннән башка әйбер юк иде әле анда ул чакта. Ләкин зур эшләрнең берсе – яр ныгыту эше инде башкарылган иде.

– Узган ел без эшебезне шуннан башладык та. Карьерлардан күп күләмдә җир ташып, Шушманың үзәнен (русло) үзгәрттек. Ул Сосна ягына таба күчте. Шпуннар белән яр кырыен ныгыттык, чөнки су ярны ашап, хуҗалыкларга якын килгән иде. Ә быел хәзерге парк ны ясау өчен җирне бер метр чамасы күтәртергә туры килде, чөнки ул урын электән су астында кала торган җир иде. Паркны ясар өчен безгә бөтен җирнең тигез булуы кирәк иде, шуңа да без аны тыгызладык. Әлеге эшләр башкарылганнан соң бөтен таләпләренә туры китерелеп, ягъни вак таш, ком, бетон салып, брусчатканы җәйдек.

– Хәниф Нәкыйпович, әлеге парк заманчалыгы белән дә аерылып тора кебек.

– Әйе, бу чыннан да шулай. Әйтик, бу паркта велосипед белән йөри торган юл бар һәм аларны куеп тору өчен җайланмалар да куелды. Балалар өчен дә мәйданчык бар. Бүгенге көндә анда атынчыклар, төрле уен корылмалары куела. Халык уңайлыгы өчен паркка эскәмия, чүп савытлары урнаштырылды. Парк якты булсын өчен «Мегаом» оешмасы тарафыннан утлар куелды. Һәрбер паркта киләчәктә бәйрәмнәр үткәрү каралган, шуңа күрә эшләгән вакытта аларны күздә тотып, утыргычлар эшләнде, аяк астына карагайдан такталар түшәлде. Проектта шулай ук биредә буфет булу да каралган. Парктагы эшләр һәрберсе шулай үз чираты белән башкарылып килде. Яшелләндерү өлеше дә вакытында эшләнде һәм анда район үз хисабына чәчәкләр, агачлар утыртты. Биредә шулай ук машина белән килүчеләр өчен вак таш җәеп, машина кую урыны ясалды.

– Ленин урамыннан Шушма буена таба эшләнгән басма юл ул ике паркны – «Салкын чишмә» белән Шушма буен тоташтыру максатыннан эшләндеме?

– Әйе, ул безнең иң мөһим эшләрнең берсе булып тора иде. «Салкын чишмә» белән Шушма буе паркын тоташтыру өчен свайлар белән күтәртеп, җәяүлеләр юлы ясадык. Киләчәктә әлеге паркларны «Сабантуй» паркы белән тоташтыру да күздә тотыла. Эшләгән вакыттан ук бу паркка халык йөри башлады. Райондашларыбыз аны яратып кабул итәр һәм саклап тотар дип өметләнеп калабыз. Әле шушы көннәрдә генә район җитәкчелеге белән Речная урамы турысындагы элеккеге плотинаны карадык (Ул яз көне күтәртеләчәк һәм көзен сүтеләчәк – З.Ф.). Шул плотина ремонтланып, күтәртелгән очракта Шушма суы да күтәреләчәк һәм парк яр кырыеннан карап торганда ул үзенчә зур, матур су булып күренәчәк.

– Язлыкта ук баш архитектор Шамил Борһанов Шушма буе паркының бер елда гына башкарыла торган эш булмавын, барлык эшләрнең өч этапта эшләнәчәген әйткән иде.

– Әйе, алда санап киткән эшләр беренче этапка кергәннәре иде. Райондашларыбызга «Сабантуй» паркына җәяү чыгар өчен уңайлыклар булмауны истә тотып, икенче елга биредәге эшләр җәяүле басмасын эшләүдән башланып китәчәк. Ә калганы әлегә сер булып калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял паркы шушма Шушма буенда заманча парк