Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шушма буйлары ямьләнер

Кичә, 6 август көнне кичен мәдәният үзәге каршында, ачык һавада районыбызныӊ табигать күрке булган Шушма елгасыныӊ бистә аша аккан өлешенеӊ киләчәге турында сүз булды

Бу эшне башкалабызныӊ проектлар белән шөгылләнүче «Мериада» ширкәте башкарачак. Арихитектор Виталий Волков сүзләре буенча, эш өч этаптан торачак. Беренче этап, ул инде башланды, елганыӊ ярын ныгытуны күздә тота. Ә инде киләчәктә, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, җәяүлеләр өчен елга аша күпер, «Сабантуй» паркына җәяүлеләр өчен тротуар, елга ярында ял итү зонасын булдыру карала.

Килгән кеше аз булса да, әйтелгән тәкъдимнәр саллы һәм кирәкле иде. Алар пляж белән бергә махсус су коену урыны булдыру, санитария таләпләренә җавап биргән туалетлар кую, велосипедлар прокаты, мәчет артындагы каенлыклыкны тәртипкә китереп, балалы аналарга коляска белән йөрер өчен аерым тыныч парк ясау, вай-фай нокталарын куйдыру, су, төрле әчемлекләр, туӊдырма сату өчен урыннар карау, чәчәкле, зәвыклы ял итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдалану турында булды. Район архитекторы Шамил Борһанов, үзе тарафыннан элегрәк эшләнгән эскизларда күп тәкъдимнәрнеӊ булуын һәм алар башкала архитекторларына эш өчен бер нигез булачак, дип белдерде.

Республикада билгеле Фишман командасыннан, җыелышны алып барган Айгөл Давлетшина бу тәкъдимнәр җентекләп каралачак, проектта чагылыш табар, дип ышандырды. Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов очрашуныӊ файдалы һәм кирәкле булуын ассызыклады, соӊыннан, эш эшләнгәч, алай-түгел, болай кирәк иде, дип йөрмәс өчен, башлангыч чорда үз фикерләреӊне җиткерү мөһим, диде.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев