Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Шушы җирдә бик каласы килә, Һич югалмый торган җыр булып»

Артта гомер юллары ла, Алда гомер юллары. Әй, гомернең бу юллары Бигрәкләр дә бормалы...

Бу җыр берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Бигрәк тә тормышының тагын бер түгәрәк елына аяк басканнарны хәтер сандыгын актарырга, үткән юлларыннан тагын бер тапкыр әйләнеш ясарга этәрә ул. Адәм баласын ризык йөртә, диләр. Элиза Ислам кызы Балтач җирен үз итә, монда төпләнеп кала. Үзбәкстан Республикасының Ташкент дәүләт консерваториясен тәмамлап, 1972нче елда Балтач музыка мәктәбенә җитәкче булып кайткан вакытыннан алып, 32 ел буена «ике атны берьюлы җиккәндәй» намус белән хезмәт юлын үтә ул: берьюлы җитәкче һәм фортепиано дәресләрен укытты. Элиза Исламовна гомерен балалар күңеленә милли моң орлыкларын салуга багышлаган, шушы авыр, әмма мактаулы хезмәтенә бар күңелен, йөрәк җылысын салган шәхес ул. Аның тормыш юлында авыр язмыш сынауларын үткәндә дә «үз гүзәллеген» саклап кала алуы сокландыра.
Күп еллар сәнгать мәктәбе белән җитәкчелек иткән энергияле, зәвыклы, рухи дөньясы бай булган Элиза апага ата-аналар чиксез рәхмәтле. Ул гомере буе үз һөнәренә тугры булып эшләде һәм яшәде. Элиза Ислам кызы гаҗәеп дәрәҗәдә яхшы күңелле, олы җанлы, сабыр холыклы, ару-талуны белми, вакыт белән исәпләшми торган кеше. Тәҗрибәсен ихластан уртаклашучы, авыр вакытларда терәк булырлык, шатлыкларны бүлешерлек, кыен чакларда яклый һәм саклый белә торган остаз да ул.
«Гомерем заяга узмады. Мин моны укучыларымның ачык йөзен, авылдашларымның җылы карашларын тоеп яшәүдән тоям, күрәм», ди Элиза апа. Әйе, укытучы өчен бу иң зур бәхет.
Милләтебезнең энҗеле ак калфагы сыман затлы Элиза ханым өендә дә, хезмәттәшләре, нәсел-нәсәбе арасында да абруйлы. Бүген аның изгелекләре меңнәрнең рәхмәте булып үзенә әйләнеп кайта. Гомере буе үзен-үзе аямый, кеше күңеленә юл салды бу олы йөрәкле ханым. Менә хәзер үз сәламәтлеген кайгыртып, оныкларын үстерешеп, тыныч кына яшәргә дә вакыт ж,итте.
16 февральдә хезмәт ветераны, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» Э.И.Тө-хвәтуллинага 65 яшь тула.
Юбилейлы туган көнегез котлы булсын, Элиза Исламовна! Узган гомерегезнең дәвамы куанычлы булсын, саулык-сәламәтлек үз канаты астына алсын. Гаилә иминлеге, мул, тыныч тормышта, исән-имин яшәргә язсын.
Сезгә тирән ихтирам белән Айгол СӨЛӘЙМАНОВА.
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250