Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәймиев: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россияне төрле яклап ныгытуга йөз тота

Төп закондагы барлык нигезләмәләр, шул исәптән халыкларны һәм туган телләрне саклау да бернинди тайпылышсыз үтәлергә тиеш.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Федерациясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр тышкы һәм эчке факторларны исәпкә алып, илне төрле яклап ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

«Иң мөһиме — Төп закондагы барлык нигезләмәләрнең бернинди тайпылышсыз үтәлүе. Аерым алганда, РФ Конституциясе барлык халыкларның да туган телләрен саклауны гарантияли. Конституция гаранты — безнең Президент һәрчак һәр халык өчен дә туган телнең, ана теленең әһәмиятен билгели», — диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләр кертелгән Конституция ил Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләүгә йөз тота, бу хакимиятнең тотрыклы булуына нигез булып тора.

«Тотрыклы хакимият — имин, уңышлы үсә торган ил», — диде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.

Гомумхалык тавыш бирү көне 1 июльдә булачак. Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр өчен алдан тавыш бирү 25 июньдә башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе Шәймиев