Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәймиевнең шаян такмаклар җырлавы интернетны "шартлатты"

Инстаграм аккаунтында үзен "Илмир абзый" дип атаучы, Америкада яшәп бизнес белән шөгыльләнүче эшмәкәр Илмир Әхмәтҗанов социаль челтәрдә тарихка кереп калырдай кызыклы видео урнаштырган. Әлеге ролик интернетны шаулатып, яшен тизлеге белән таралды.

Кадрларда Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев баянга кушылып шаян такмаклар җырлый.

Видеоның кайда ничек төшерелүе аңлашылып бетмәсә дә, ул бик күп караулар җыеп өлгергән. "Эх, алмагачлары" көенә "Мин Митәйгә хатлар яздым, малай үлде, кайт диеп. Митәй миңа җавап язган: икенчесен тап диеп" дип сузган Минтимер Шәрип улын комментарийларда: "Бик шәп җырлый!"  дип хуплаганнар.

Ә видео хуҗасы Илмир абзый исә шаяртып: "Тиздән Америкада гастрольләр белән" дип язып куйган.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25612

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев