Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шырпы сызма, тәмәке уты кабызма, алайса...

Мастерлар күзәтеп кенә тора....

Кояш көлеп карауга күңел үзеннән-үзе табигатькә тартыла, урманнарга барасы килә башлый. Сер түгел, учак ягып, шашлык та пешерәсе килә, тик ярамый гына, хәзер урман мастерлары килеп, кисәтеп, тыңламасаң штраф та салып китәргә мөмкин. Һәм без ул кисәтүләргә аңлый рәвештә карарга бурычлы, чөнки урманнарны саклау, аеручы да янгын афәтен булдырмаска тырышу үзебездән тора.  Табигый яшеллекне, андагы тереклекне  ут-күздән саклау буенча Арча  урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин белән дә сөйләшеп алдык:

Безнең карамакка Балтач, Арча, Әтнә урман территорияләре керә, – диде ул.–   Әлеге җирлектәге оешмалар, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре белән килешүләр төзелгән, андый-мондый хәл була калса, була күрмәсен, әлбәттә, алардагы дружиналар, бригадалар   тиз арада ярдәмгә килергә тиеш. Халыкны урманнарда язгы, җәйге гүзәллеккә генә сокланып йөрергә өндәр идем, берүк учак ягып, анда- монда тәмәке төпчеге атып ут чыгара күрмәсеннәр. Безнең урман мастерлары һәр территориядә дә бу юнәлештә актив күзәтү алып бара. Дөрестән дә, табигатьне саклау үзебездән тора.

Район халкы моннан 6-7 ел элек янган Мари урманнарын әле дә хәтерлидер, мөгаен.  ул чакта Каракүл өстендәге  куе төтен берничә көнгә сузылды, сулыш алырга да куркыныч кебек тоела башллаган иде. Андый куркыныч хәлләр янамасын өчен, үзебездән торган саклык чараларының барысын да үтик, җәмәгать.

 фотоада: Алан урманы, Илдар Фоатович фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман