Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сиңа тагын килдек, Марсель!" (+фоторепортаж)

Биш ел элек рәхимсез авыру бик яшьли араларыннан алып киткән хезмәттәшләре - Яңа Салавыч егете Марсель Мансур улы Мәхмүтов каберенә килгәч, аны якыннан белүчеләр шулай дип кабатлагандыр.

Коллектив яшәрсә дә, бу сафка кушылганнар да ел да Марсельнең туган көнендә - 2 ноябрьдә каберен зиярат кыла. Бөтен коллективлары белән бергә киләләр, аның турында якты хатирәләрне искә алалар, каберенә чәчәкләр салалар.

Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан искә алулары исә бу гамәлләренең мәгънәсен тагын да арттыра. "Марсель бөтен эшне дә булдырып эшли торган, чын профессионал иде. Бөтен күңелен биреп, эшен бар нәрсәдән өстен күреп эшләде. Гаиләсенә ныклы терәк, таяныч булды. Без сафта булган чакта аның эше, куйган хезмәтләре, исеме онытылмас" , - диде үз чыгышында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов.


-Улымны ел саен шушылай хөрмәтләп килүегезгә зур рәхмәт! Барыгыз да исән - имин яшәгез, эшегездә, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын! - диде мәрхүмнең әтисе Мансур абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Мәхмүтов Мәрсия