Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сиңа тагын килдек, Рафаэль!”

Менә унбер ел инде, бер үк көнне шушы сүзләрне кабатлый Рәис әфәнде. Балтач районы Яңа Салавыч авылы зиратында җирләнгән Рафаэль Муллахмәт улы Юнысов кабере янында әйтә ул аны.

Заманында партия өлкә комитетында, Казан мэриясендә зур дәрәҗәле постлар биләгән, “Корстон” күңел ачу комплексын төзүгә җитәкчелек итеп, быелга кадәр аның генераль директоры булган Рәис Сәхип улы Мөбарәкҗановны һәм аның дусларын, элекке хезмәттәшләрен йөз чакрым юл үтеп кайтырга мәҗбүр итүче кем соң ул Рафаэль дисеңме, хөрмәтле укучым. Ышанам, күпләрегез берәр танылган шәхестер инде яки зур бер түрә булгандыр дип уйлагандыр. Юк, хикмәт тә менә шунда. Якташым Рафаэль абый гади шофер булып эшләгән. Күп еллар Рәис әфәндене йөрткән.

–Абыйны җирләгән чакта Рәис Сәхипович: “Үзем исән чакта сине онытмабыз, Рафаэль!” – дигән иде, менә унбер ел инде шул вәгъдәсен үти, – ди мәрхүмнең сеңлесе Гөлнур апа. – Унбер ел буе кайтып, шул көнне авылыбыз мулласын зиратка алып килеп, аның рухына Коръән укыта... Үзе генә түгел, мэриядә чакта бергә эшләгән дусларын, хезмәттәшләрен дә алып кайта... (Быел да бу традиция бозылмаган, ул чактагы Казан мэры Камил Исхаковның урынбасары булып эшләгән Рәшит Фәсхетдинов һәм шоферлар Марсель Шәйхиев һәм Рафис Сибгатуллиннар белән кайткан иде Рәис абый).

“Сине онытмабыз!” – Килешәсездер, якыннарны, танышларны соңгы юлга озатканда гел әйтелә, кабатлана торган традицион сүзләр инде бу. Ул чакта, хисләр өермәсе ташкынында, юкса, чын ихластан ышанып әйтәбез бу сүзләрне. Әмма вакыт үзенекен итә, тормыш куа-куа без ул сүзләрне, аның белән бергә мәрхүмнәрне дә онытабыз. Кызганычка, чит-ятлар гына түгел, кайберәүләр үзләренең иң якын, газиз кешеләренең дә каберен дә, вафат булган көнен дә оныта. Алай гынамы, исән-сау булган әти-әниләренең, якын туганнарының туган көннәрен белмәүчеләр дә юк түгел. Ә монда... бөтенләй чит-ят кешеләр... Әле киресенчә, Рафаэль абый зур постлар биләп, күп игелекле гамәлләр кылган булса да, бу тикле гаҗәпләнмәс идек кебек.

–Рафаэль онытыла торган, онытырлык кеше түгел иде, – дисәләр дә, ул нинди генә яхшы кеше булса да, гаҗәпләнә, соклана торган гамәл бу.

–Бу безнең Балтач районы тарихында күрелмәгән хәл, – ди авыл имамы Габделфәрт абый да (Габделфәрт абый инде Рәис Сәхиповичлар төркеме

өчен үз кеше, элекке имамыбыз Габдулла абый вафат булганнан бирле, берничә ел Коръәнне ул укый).

–Районда гына түгел, бу гомумән, күрелмәгән хәл, – дип төзәтергә ашыгабыз Гөлнур апа белән.

Без гаҗәпләнгәнгә, башкала кунаклары үзләре дә гаҗәпләнә. “Ничек инде?! Моның нәрсәсе гаҗәп?!” – ди аларның бөтен йөз-кыяфәте. Әле безне тагын да гаҗәпләндереп, Рафаэль абый турында истәлекләр белән дә уртаклашканда, аның кайчан хастаханәгә кергән көненә кадәр белә, хәтерли булып чыкты алар! “5июльдә дәваланырга керде, 20 августта кайгылы хәбәр ишеттек”, – диделәр.

–Унҗиде ел бергә эшләдек Рафаэль белән. Миннә бер яшькә олырак иде. Без аның белән бер гаилә кешесе кебек булып беткән идек инде. Шатлыклар да, кайгылар да уртак булды. Аны өйрәтәсе юк, ул бөтенесен үзе белеп эшли, тиешенчә эшли иде. Чисталыгын, пөхтәлеген әйтәсе дә юк. Машинасы да, үзе дә һәрчак әзер булды. Һәрберебез белән уртак тел тапты, бик зур хезмәт куйды. Башта мэриядә бергә эшләдек, аннан минем белән “Корстон”га күчте... 2008 елда мин чираттагы ялга киттем, ә ул хастаханәгә дәваланырга керде. Рәшит белән (Р.Фәсхетдинов белән – мэрның элекке ике урынбасары дип укы!) берничә тапкыр хәлен белергә бардык. Әле баш табиб белән сөйләштек, “Сосновый бор”га санаторийга җибәрергә дип килештек. “Операциядән соң бераз уңайлансын инде, ике атнадан җибәрербез”, – дигән иде баш табиб... – ди Рәис абый.

–Мине иртәгә чыгаралар, дип сөенеп шалтыраткан иде, – ди Рәшит абый да. –Шикәре күтәрелгән дә, ашыгыч төстә кабат операциягә алдылар, шуннан чыга алмады....

–Мин аның белән җиде ел гына эшләп калдым. Операциядән соң хәлен белергә барганда Марсель аның янында иде. Безнең бик якын итеп кочаклашканны, сөйләшкәнне күреп торган шул палата ятучы ир-ат соңыннан: “Туганы килгән идеме әллә?” – дип сораган... Без туганнардай бер булып эшләдек шул... – Монысы Рафис Сибгатуллин истәлеге.

–Без аны, яратып, “бабай” дип йөрттек. Ул бик тәртипле, ярдәмчел, киңәш-табышка бик рәхәт кеше иде, – дип сүзгә кушыла Марсель. – Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Барыбызга үрнәк булды. Андый кешеләр бик сирәк була. Уналты ел бергә эшләп, мин аның беркем белән сүзгә килгәнен, кемгәдер авыр сүз әйткәнен хәтерләмим...

Килешәм, әнә шулай җитәкчеләре, хезмәттәшләре күңелендә дә онытылмаслык эз калдыра алган Рафаэль абый да бик соклангыч, аның яшәү рәвеше дә һәммәбезгә үрнәк. Әмма унбер ел буе вафат булган көнендә каберен зиярәт кылуны үзләренең бурычы итеп санаган Рәис Сәхипович һәм аның юлдашларының гамәле исә тагын да сокландыра. Үз кул астында эшләүчеләргә кешелекле мөнәсәбәттә булулары, үз янарына шундый ук мәрхәмәтле кешеләр туплаулары белән дә сокландыра алар.

“Адәм зуры адәм зурлар, адәм хуры адәм хурлар, диләр бит, – ди Гөлнур апа алар белән хушлашканда. – Сез дә шуный хөрмәткә лаек булыгыз!”

Ихлас күңелдән, изге ният белән юлга кузгалган башкала кунакларының изге гамәлләре әле бу көнне тагын да дәвам итте. 2003 елда шушы көнне авиаһәлакәттә һәлак булган, нәсел җепләре безнең районның Салавыч Сәрдегәне авылына барып тоташкан Сахалинның элекке губернаторы Игорь Фәхретдиновның өченче буын туганы Нурия һәм Илдар Саттаровларда булып, аларга Коръән бүләк иттеләр.

Бу визитларының нигезендә Сахалиндагы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитованың үтенече ята булып чыкты. Якташы Рәшит абый Фәсхетдиновка ул Игорь Фәхретдинов турында китап чыгаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. “Сахалинда аны бик тә сагыналар, бик хөрмәт итәләр. Аның татарлыгын да танытасы килә иде”, – дигән изге нияткә язмалар, истәлекләр туплауга юл башы да иде бу. Үткән гасыр азагыннан бирле Фәхретдиновлар белән элемтәсен югалтмаган Илдар абый сөйләгән һәр факт кызыклы иде, очрашулары да дәвамлы булырга охшаган... Сәфәрләренең азагында башкала кунаклары үткән ел Балтач бистәсенең үзәгендә И. Фәхретдиновка ачылган бюстка чәчәк тә салдылар.

Игорь Фәхретдинов турында сөйләшкәндә, сүз иярә сүз чыгып, шушы авыл егете, танылган журналист Харис Әшрәфҗанов исеме ишетелүгә, Рәис абый белән Рәшит абый беравыздан диярлек: “Ул бит шушы авыл зиратына җирләнде. Обкомда бергә эшләгән идек... Каберен белүче булмасмы икән?” – диделәр.

Авылның старостасы, шушы авыл өчен җан атып кайгыртып йөрүче Илдар абый белмиме инде?! “Яшьлек дустым да әле ул”, – дип Илдар абый аларны Харис абый каберенә дә алып барды. Бергәләп дога кылдылар...

Изгелек изгелеккә тоташа диләр. Әнә шундый көн булды бу...

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш